Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев ата-аналарын картлар йортына тапшыручылар исемлеген бастырмакчы


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев ата-аналарын картлар йортына тапшырган кешеләрнең исемлеген матбугатта бастырып чыгарырга тәкъдим итә.

Дәүләт Шурасында республика бюджеты каралганда коммунитсларның картлар йортларына акчаны арттыру тәкъдиме кире кагылды.

Шәймиев картлар йортларындагы кешеләрнең ничә баласы булуын, ул балаларның кемнәр булуын ачыклап аларның исемлекләрен бастырып чыгарырга тәкъдим итте.

“Аларның кайсысы картлар йортларына ничек ярдам иткән, телевизор яки суыткыч китергәннәрме?” - диде президент.

Шәймиев әйтүенчә, шулай иткәндә, кешеләр әбиләр һәм бабайларны картлар йортына тапшыру-тапшырмау турында уйлар иде.
XS
SM
MD
LG