Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШ белән атом коралларын киметү килешүенә якынлашуын белдерә


Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүнең Кушма Штатлар белән атом коралларын киметү турында килешүгә якынлашуын белдерде.

Атом кораллары турындагы 1991 елгы килешүнең мөддәте бу шимбә Казан вакыты белән сәгать 3-тә чыга.

Рәсмиләр Стратегик коралларны киметү килешүе дип аталган бу документның төп шартлары Русия белән АКШ аңа алмашка әзерләнүче килешүне тәмамлаганчыга кадәр гамәлдә калыр дип исәпли.

Элегрәк АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама белән Дмитрий Медведев килешү гамәлдән чыкканчы ук аңа алмашны тәмамларга дип сөйләшкән иде.

Килешү ике яктан да үз атом коралларының чиреген юк итеп аларның санын 6 меңгә калдыруны таләп итте.
XS
SM
MD
LG