Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 ел җанисәбендә милләтеңне күрсәтү мәҗбүри булмаячак


Александр Суринов
Александр Суринов

2010 елда Русиядә үтәчәк җан исәбен алу вакытында русиялеләр бихисап сорауларга җавап бирергә тиеш булачак, яшәү шартларыннан алып, керем чыганакларына кадәр. Бер сорауга гына җавап алу мәҗбүри булмаячак. Ул да булса, милләтең турындагы сорауга, ди Русиянең дәүләт статистика хезмәте башлыгы урынбасары Александр Суринов.

Русиянең дәүләт статистика хезмәте башлыгы урынбасары Александр Суринов бу турыда “Российская газета” басмасына биргән әңгәмәсендә әйтте. Ул шулай ук җанисәп үтәсе вакытны раслады: ул 2010 елның 14-25 октябрь көннәрендә үтәчәк. Әзерлек эшләре инде башланган. Мәгълүм булганча, Русия рәсмиләре акча кытлыгын сәбәп итеп, 2010 ел җанисәбен башта кичектерергә уйлаган иде.

Суринов сүзләренчә, бу җанисәп элеккеләре кебек булачак, әмма кайбер үзенчәлекләр дә көтелә. Шул исәптән, кешеләргә уңайсыз булып күренгән сораулар да биреләчәк, мисал өчен керем чыганаклары турында. Әлбәттә, бу сорауларга җавап бирүдән тотылып калырга була, әмма сорау бирүчеләр җентекле җавап алырга тырышачак, диде Суринов.

Фәкать бер сорауга җавап алу бирү мәҗбүри булмаячак, ул да булса кешенең милләте турында сорауга. Суринов сүзләренчә, җан исәбен алучы хезмәткәрләргә кешеләрдән аларның милләте турында төпченү тыелган булачак.

Четерекле мәсьәлә

Пол Гобл
Сәяси күзәтүче Пол Гобл фикеренчә, бу чыгарма берьяктан, Русиядә милләтләрнең саны шактый четерекле мәсьәлә икәнен чагылдыра. Икенче яктан, бу чыгарма милләтләрнең саны турындагы мәгълүматны бозып күрсәтүгә юл ача, нәтиҗәдә аның дөреслегенә шик уята.

Күпчелек белгечләр фикеренчә, бу җанисәп Русиядә халык санының тагы да кимегәнен ачыклаячак. Моннан тыш, узган җанисәп белән чагыштырганда, руслар саны кимер, урыс булмаган халыклар һәм мөселманнар саны, шул исәптән миграция хисабына, артыр дип көтелә.

Гобл фикеренчә, Суринов әфәнденең белдерүе шуны күрсәтә: Русия рәсмиләрне илдәге гомум халык санына караганда аерым милләтләрнең саны, кайбер төбәкләрдә урыс булмаган халыкларның урыслардан артып китү ихтималы күбрәк борчый.

Гобл фикеренчә, Суриновның белдерүе, шулай ук, җанисәп нәтиҗәләренә һәм аларны тасвирлау рәвешенә дә төрле яктан йогынты ясый ала. Шуларның өчесе аеруча әһәмияткә ия, ди ул.

Беренчедән, кайбер кешеләр, төрле сәбәптән, үзләренең милләтен атаудан баш тартырга мөмкин. Андыйларның саны төрле милләт вәкилләре арасында төрлечә була ала. Ягъни, бу җанисәп аерым милләтләрнең саны, аларның артуы йә кимүе турында ышанычлы мәгълүмат бирә алмый.

Икенчедән, милләт турындагы сорау әһәмиятсез дип игълан ителгәч, бу сорауга җавап таләп ителмәгәч, күпләр үзләрен “россиян” дип атарга мөмкин. Андый кешеләр саны шактый зур булып чыккан очракта, кайбер комментаторлар моны “ватанның милләтне җиңүе” дип бәяли ала. “Россияннар” саны нәкъ менә урыс булмаган милләт вәкилләре хисабына арта ала.

Нихаять, өченчедән, Русия рәсмиләре шушы гаять четерекле мәсьәләдә билгесезлек тудырып, төрле гайбәтләргә нигез була ала. Кемдер моны урыс милләтен кысу, кемдер – урыс-булмаганнарны кыерсыту дип бәйли ала. Һәрхәлдә бу Русиядә милләтара татулыкны арттырачак адым түгел, дип саный танылган сәясәт белгече Пол Гобл.
XS
SM
MD
LG