Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ стратегик кораллар килешүен гамәлдә калдыра


Русия белән АКШ атом коралларын киметү турында килешүне гамәлдә калдырачакларын белдерде.

Атом кораллары турындагы 1991 елгы килешүнең мөддәте бу шимбә Казан вакыты белән сәгать 3-тә чыгарга тиеш иде.

АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама белән Дмитрий Медведевның бүген чыгарган уртак белдерүендә стратегик кораллар турындагы яңа килешүне мөмкин кадәр тизрәк гамәлгә кертергә тырышачаклары әйтелә. Анда шулай ук тарафларның әлегә бу турыда килешүгә ирешә алмаганлыгы белдерелә.

Элегрәк Обама белән Медведев килешү гамәлдән чыкканчы ук, аңа алмашны тәмамларга дип сөйләшкән иде.

Килешү ике яктан да үз атом коралларының чиреген юк итеп аларның санын 6 меңгә калдыруны таләп итте.
XS
SM
MD
LG