Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлары беренче турда бер намзәтне дә хупламаска карар итте


Акмәчет – Кырымтатарлары Украинада үтәчәк президент сайлауның беренче турында бер намзәтне дә хупламаска карар итте.

Бу карар якшәмбедә Акмәчеттә кырымтатар халкының корылтаенда кабул ителде.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев сүзләренчә, беренче турда сайлаучыларга демократик карашларда торган һәм кырымтатарларының хокукларына каршы чыкмаган теләсә кайсы намзәтәкә тавыш бирергә киңәш ителәчәк.

Ә менә котылгысыз булып күренгән икенче турда ике генә намзәт калганнан соң, Мәҗлес аларның кайсысын хуплау мәсьәләсендә карар кабул итәргә тиеш булачак.

Украинда президент сайлауның беренче туры 2010 елның 17 гыйнварына билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG