Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент кем булыр? Күрәзәлек көчәя


Киләсе елда Татарстанда кем президент булыр? Бу сорау татар җәмәгатьчелеген генә түгел, Мәскәүләрне дә борчый башлады. Дүшәмбе илнең төп матбугат чаралары бу мәсьәләгә игътибарларын юнәлтте.

Билгеле булганча, 2010 елның 25 мартында Миңтимер Шәймиевнең президентлык вакыты тәмамлана. Өч ай кала Русия башлыгы Дмитрий Медведевка республика президенты урынына 3 намзәтнең исеме тәкъдим ителергә тиеш.

Рәсми мәгълүматларга караганда, узган җомга “Бердәм Русия” җитәкчелеге Русия президенты хакимияте башлыгы урынбасары Владислав Сурков белән очрашып өч төбәктә җитәкчелекне алмаштыру турында сөйләшкән. Бу үзгәрешләр Татарстан республикасы, Саратов һәм Ямал-Немец төбәкләрендә көтелә.

“Ведомости” газеты язганча, Мәскәү кирмәнендәге түрәләр Шәймиевнең алдагы язмышын төрлечә фаразлый. Кайберәүләр аның, Русия җитәкчелегенә комачауламавын һәм алдагы елларда әле республика белән җитәкчелек итүен дәвам итәчәген әйтә. Икенчеләр фикеренчә, Шәймиев башка төбәк җитәкчеләренә үрнәк күрсәтеп, үз урынына дәвамчысын калдырып, президентлыктан китәчәк. Шул ук басма, Татарстан президенты урынына берничә намзәтне дә атый. Болар: Дәүләт Шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, Казан меры Илсур Метшин һәм республика премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.

“Коммерсантъ” басмасы исә, намзәтләр исемлегендә Шәймиевнең булу булмавы, аның үзеннән тора, ди. Биредә журналистлар Шәймиевнең июнь аенда президент тәхетеннән китү теләген белдерүе турында әйтә. Әмма ул мондый белдерүләрне еш ясавы уңаеннан, бу сүзләргә артык ышанырга ярамый ди алар.

Президент алмашыну мәсьәләсе Татарстан җитәкчелеген дә борчый. Дәүләт Шурасына якын булган чыганак сүзләренчә, узган җомга Мәскәүдә Фәрит Мөхәммәтшин Борис Грызлов белән очрашкан. Бу очрашу вакытында мөһим мәсьәләләрнең берсе, намзәтләр исемлеге турында да сөйләшү булган дигән, сүзләр бар.

Татар җәмәгатьчелегендә исә, президент алмашу темасына әллә ни сөйләшергә яратмыйлар. Шәймиевнең тәхеттә булуы әлегә күпләрне канәгатьләндерә. Өстәвенә, Шәймиевнең 2013 елда Универсиада үткәнче президент булып калырга теләве дә билгеле.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов президент урынына тәкъдим ителә алырлык намзәтләр турында болай дигән иде:

“Шәймиевнең күптән түгел Петербурда узган җыелышка бармавы сәеррәк. Ул бармау сәбәбен сырхауга сылтады. Әмма биредә илнең югары җитәкчеләре фирканең алдагы идеологиясен билгеләде. Шәймиевнең монда бармас өчен бик мөһим сәбәпләре булырга тиеш иде. Билгеле, президентлыкка намзәтләр Мәскәүдә каралачак. Свердлау өлкәсе белән чагыштырып карасак, биредә исемлектә Россель бар иде. Шәймиев җәй көне президентлыктан китү теләген белдерде. Минемчә, ул яңа исемлектә булмаячак. Медведевнең төбәк җитәкчеләрен яшәртергә кирәк дигән сүзләрен искә алсак, президент яшь булырга тиеш. Бу яктан карасак, Илсур Метшин намзәте туры килә. Универсиаданы үткәрү дә аңа йөкләнгән.
Рәшит Әхмәтов

Икенче яктан, Шәймиев тәхеткә үз кешесен – Радик Шәймиевне куярга теләр. Сәяси даирәдә күптән түгел Путинның килүен дә шуңа бәйлиләр. Түбән Камада “Таиф” ширкәте Путинга караган бер идарәгә “Түбәнкаманефтехим”ны тапшыру турында сөйләшүләр барган, диләр.

Исемлектә өченче кеше Ленинград өлкәсенең вице-губернаторы, татар кешесе булырга мөмкин. Әмма ул бернинди әһәмиятле роль уйнамый”, диде Әхмәтов.

Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин президентны беренче чиратта халык сайларга тиеш, ди.

“90нчы еллардагы кебек, үзебезнең ихтиярыбыз белән, халыкны алдаусыз, көчләүсез, мәгълүматны яшермичә сайланган кеше иң кулай булыр. Алай булмый икән, барысы да хәзерге хәлдә калачак. Кемне генә билгеләмәсеннәр барыбер тәртип үзгәрмәячәк”, ди Сафиуллин.

Әлегә исә татар җәмәгатьчелеге Татарстанда кем президент була ала дип фаразлар кыла. Бу сорауга 25 декабрьдә бераз ачыклык кертеләчәк.
XS
SM
MD
LG