Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петр Вайль вафат булды


Прагада 60 яшендә, каты аврудан соң язучы Петр Вайль вафат булды. Ул 1949 елда Ригада туган булган, 1977 елда Америкага күченеп киткән, урысча “Свобода” радиосының хәбәрчесе булып эшләгән.

Петр Вайль берничә китап авторы. Аны бигрәктә "60-нче еллар.Совет кешесе дөньясы", "Туган тел" исемле китаплары танытты.

Вайль Рус сөйләме академиясенә нигез салган кеше, әдәби журналларның редакциясе шурасы әгъзасе булып эшләде.

Петр Вайль Русия телевидениеcе өчен Европадагы билгеле шәхесләргә багышланган "Гений места" дигән тапшырулар шәлкемен дә әзерләгән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG