Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ибраһимов: Татарстандагы сәяси эзәрлекләүләрне туктатырга


“Тынычлык һәм кеше хокуклары” халыкара берләшмәсе Страсбургта Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова һәм “Чаллы яшьләре” газетасы баш мөхәррире Дамир Шәйхетдиновны яклап пикет уздырган. Алар Русия җитәкчелегенә дә хат юлламакчы.

Берләшмәнең җитәкчесе Сәит-Әмин Ибраһимов әйтүенчә, 7 декабрьдә Страсбургтагы Русия консуллыгы каршында узган пикетка барлыгы 11 кеше килгән.

“Пикет уздыру карары бик тиз кабул ителү сәбәпле, кеше аз булды. Әмма теләктәшлек белдерүчеләр күп”, ди ул.

Берләшмә вәкилләре Бәйрәмова һәм Шәйхетдиновны сәяси эзәрлекләүне туктатырга таләп итеп карар кабул иткән.Әмма Русия илчелегендә кеше булмау сәбәпле, документны әлегә тапшыра алмаганнар.

“Киләчәктә дә Татарстандагы эзәрлекләүләрне туктатуны таләп итеп Русия консуллыгына һәм Русия җитәкчелегенә хатлар язачакбыз. Бу безгә Чечнядагы хәлләрне хәтерләтә. Аларның кабатлануын теләмибез”, ди Ибраһимов.
XS
SM
MD
LG