Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин Интерга җиңелсә дә Европа лигасына үтте


Занетти («Интер») белән Нобоа («Рубин») туп өчен көрәшә
Занетти («Интер») белән Нобоа («Рубин») туп өчен көрәшә

Казанның «Рубин» такымы чәршәмбедә Миланда хәлиткеч уенда «Интер»га 0:2 исәбе белән оттырып, Чемпионнар лигасыннан төшеп калды. Ләкин F төркемендә өченче урынга чыгу аңа киләсе елда Европа лигасында катнашырга мөмкинлек бирә.

9 декабрьдә Миланның «Джузеппе Меацца» мәйданында «Рубин» үзен иң яхшы уенын күрсәтә алмады. Ихтимал, Шаронов, Бухаров һәм Ансальдиның җәрәхәтләр аркасында мәйданга чыга алмавы да моңа өлеш керткәндер.

«Рубин» капкасына беренче гол
«Интер» киресенчә, хәлиткеч уенга өч һөҗүмче белән чыкты һәм 31нче минутта ук беренче уңышына иреште (Ето’О, 0:1). Моңа кадәр Караденизның 25 минутта хисапны беренче булып ачу мөмкинлеге бар иде. Ләкин Казан өчен уйнаучы төрек егете бу форсатны ычкындырды.

Корбан Бердыев шәкертләре уенның икенче өлешен шактый кыю башлады, көндәшнең капкасына берничә һөҗүм ясады. Ләкин шуннан ары китә алмадылар. Күрәсең, арыганлык та бардыр. Русия беренчелеген җиңү җиңел бирелмәгән.

Нәтиҗәдә итальяннар хуҗаларча дилбегәне үз кулына алды. 62нче минутта Балотелли 35 метр чамасы ераклыктан көчле тибеп, үрнәк булырлык гол кертте (Балотелли, 0:2).

«Рубин» капкасына икенче гол
Шушы минутта уенның нәтиҗәсе хәл ителде дияргә була. «Рубин» җанатарлары Киевтан хәбәр көтә башлады. Анда шул ук вакытта «Динамо»-«Барселона» уены бара иде, нәтиҗә 1:1. Ул уен шулай беткән очракта «Рубин» F төркемендә соңгы дүртенче урында кала иде.

Нихаять, 86нчы минутта Киевтан «Рубин» өчен шатлыклы хәбәр килде. Дөньяның иң яхшы уенчысы Лионель Месси шулай ук ерактан үрнәк гол кертте һәм хисапны «Барселона» файдасына 2:1 итте. Нәтиҗәдә «Рубин» өченче урынга чыкты, «Динамо» дүртенчедә калды.

Бу өченче урын «Рубин»га киләсе елда Европа лигасында катнашырга мөмкинлек бирә. Моңарчы УЕФА кубогы дип йөртелгән бу бәйге киләсе елдан яңа форматта оештырыла башлый.

Корбан Бердыев
Җыеп әйткәндә, «Рубин»ның Чемпионнар лигасында беренче чыгышын уңышлы дип бәяләргә була. 1/8 өлешенә үтә алмаса да, «Рубин» шактый өлгергән уен күрсәтте. «Ноу Камп» мәйданында «Барселона»ны җиңү, гомумән, тарихи вакыйга булды.

Кыскасы, спорт дөньясында “Рубин”, “Казан” сүзләре лаеклы урын алды. Ә инде Корбан Бердыевның уен вакытында дисбе тартуларын телевидение каналлары бар дөньяга аеруча тәмләп күрсәтте.

F төркеме
Барселона FC67-311
Интер (Милан)67-69
Рубин (Казан)
64-76
Динамо (Киев)67-95
XS
SM
MD
LG