Accessibility links

Абхазия сайлый, Мәскәү идарә итә


Башкала Сухумда Багапшның сайлау алды плакаты
Башкала Сухумда Багапшның сайлау алды плакаты

Шимбә көнне Грузиянең үзбилгеләнгән Абхазия төбәгендә Русия бу төбәкнең бәйсезлеген таныганнан бирле беренче сайлаулар үтә. Хәзерге җитәкче Сергей Багапш икенче мөддәткә сайланыр дип көтелә. Ләкин чынбарлыкта Абхазия Мәскәүдән идарә ителә.

Бу сайлауда сайлар әйбер юк та шикелле. Хәзерге җитәкче Сергей Багапш икенче мөддәткә президент булып сайланыр дип көтелә. Намзәтләр исемлегендә барлыгы биш исем. Багапшның төп көндәшләре элекке вице-президент Рауль Хаджимба, Икътисади тәрәккыят партиясе рәисе, эшкуар Беслан Бутба. Ләкин Мәскәү Багапш ягында, шуңа күрә аның сайланасында шикләнүчеләр юк диярлек.

Белгечләр фикеренчә, бу сайлаудан соң берни үзгәрмәячәк. Сайлауда кем җиңүгә карамастан, төбәк белән барыбер Мәскәү идарә итәчәк.

“Берәр нинди көтелмәгән хәл генә килеп чыкмаса, бу сайлаудан соң Абхазиядә берни үзгәрмиячәк. – ди Халыкара кризис төркеменең Тифлистагы бүлек башлыгы Лаурэнс Шитс. - Җирле җитәкчеләрнең мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге 2008 елга кадәр дә чикләнгән иде. Хәзер инде бигрәк тә.”

Кремльгә тугрылык

Грузиянең бу үзбилгеләнгән төбәге тулысынча диярлек Русия йогынтысында. Абхазларның күбесе абхаз паспортына өстәп Русия паспортын йөртә. Төбәкнең рәсми акча берәмлеге рубль. Абхазларның аралашу теле – урыс теле. Төбәктә бердән-бер җитди инвестор – Русия.

Намзәтләрнең берсе Беслан Бутба
Намзәтләрнең барысы да Кремльгә тугрылык күрсәтергә тырыша. “Нәрсә эшләсәк тә Русия белән эшләячәкбез. Әлегә безгә Русиянең тануы җитә”, ди Бутба. Ул үзенең сайлау кампаниясен коррупциягә каршы көрәш, эшкуарлыкны яклау, төбәкне дөнья икътисадына кертү шигаре белән алып барды.

Элекке КГБ рәсмие Хаджимба абхаз телен һәм милли үзенчәлекләрне саклау кирәклегенә басым ясады. Моңа өстәп ул үзенең Русия премьер-министры Владимир Путинга якын булуын даими искәртеп тора.

Азчылыклар өчен көрәш

Сергей Багапш үзен космополит итеп күрсәтергә тырыша, Абхазиянең милли азчылыкларына мөрәҗәгать итә. 2004 ел сайлауда грузиннарның күбесе аңа тавыш биргән иде.

Хаджимбаның сайлау алды плакаты
Бу юлы моны булдырмас өчен, Хаджимба сайлау канунына абхаз паспортлы кешеләр генә тавыш бирә ала дигән таләпне кертүгә ирешә алды. Абхазиядәге 45 мең чамасы грузинның дүрттән берендә генә абхаз паспорты бар.

Багапш исә җирле әрмәннәрне үз ягына аудара алды. Аларның саны 32 мең чамасы. Әрмәннәр бу төбәктә саны белән икенче милли азчылык санала. Иң күбе абхазлар, 73 мең, урыслар 17,5 мең чамасы.

2004 ел шәүләсе

Мәскәү Багапшны хупласа да, башка намзәтләр белән дә араларны өзәргә теләми. Август аенда Абхазиягә сәфәре вакытында Путин оппозициядәге намзәтләр белән дә очрашты.

Багапш белән Хаджимба дус чакта
“Русиядә Абхазиянең яңа дәүләт икәнен һәм бу дәүләтне саклап калу өчен бар тарафлар белән дә сөйләшергә кирәклеген аңлыйлар, –ди Хаджимба. – Минемчә, бу нормаль күренеш.”

2004 ел сайлауда Мәскәү Хаджимбаны хуплаган иде. Танылган җырчы Иосиф Кобзон, сәясәтче Владимир Жириновский аны яклап ачыктан ачык кампания алып бардылар. Ләкин җиңүне Багапш яулады, тавышларның 50.08% җыеп.

Төбәктә Хаджимба һәм Багапш тарафдарлары арасында көрәш башланды. Берничә ай тарткалашудан соң тарафлар килешүгә иреште. Кабат сайлаулар үтте. Багапш президент, Хаджимба вице-президент булды.

Бу юлы Мәскәү андый каршылык чыгарырга теләми күрәсең. Путинның августта килеп китүен дә күзәтүчеләр шуның белән аңлата.
XS
SM
MD
LG