Кушма Штатлар Болгарстаннан террорчылыкта шикләнелүчеләр ябып тотыла торган Гуантанамо төрмәсендәге тоткыннарны үзенә алуны сорап мөрәҗәгать итте.
Болгарстан эчке эшләр министры Цветан Цветанов АКШның мөрәҗәгате парламентта каралачак диде.
Министр әйтүенчә, Болгарстан бу мәсьәләне чишүгә бик аз гына өлеш кертә алачак.
Тиздән ябылырга тиешле Гуантанамо төрмәсендә 200-ләп тоткын, шул исәптән Чаллы татары Равил Минһаҗев та бар.
АКШ ул тоткыннарның бер өлешен башка илләргә җибәрергә тели. Әмма кайсы илнең кемнәрне алачагы турында әлегә килешенмәгән.