Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда каршылык акциясе узды


Пикеттан күренеш
Пикеттан күренеш

Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага, “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире, “Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Дамир Шәйхетдингә карата мәхкәмә эшләре дәвам итә. 13 декабрь көнне Чаллы ТИҮ вәкилләре гаепләнүчеләрне яклап, урам җыены уздырды. Кеше күп йөри торган мәйданга урам җыенында күтәрелгән шигарьләрдә Ф. Бәйрәмова һәм Д. Шәйхетдингә карата җинаять эшен туктату таләп ителә.

“Азатлык” хәбәрчесе урам җыенына килгән кайбер кешеләрдән фикер белеште. Бара торган мәхкәмә эшләре кешедә нинди тәэсир калдыра, алар бу каршылык чарасына чын күңелдән, инану белән килгәнме, һәм башка сорауларга җаваплар алды.

Пикетта катнашкан Фаик Таҗиев фикеренчә, республиканың хокуклары көннән-көн кысыла, суверенлык төшенчәсе бетерелде, югалып бара. Пикетны оештыручылар халыкка шушы аңлатманы максат итеп куйганнар булса кирәк. Милли хәрәкәтнең соңгы елларда, аеруча 2009 елда хокуклары кысылды, шуңа тәэсирләр бик авыр.

Пикеттан күренеш
Гамил Камалетдинов “Азатлык”ка: “Иң зыялы, батыр милләтпәрвәрләрне кулга алулар, эзәрлекләүләр бара. Бу 1937 елга ошаган. Ул вакытта да шулай башланып киткәндер, дип уйлыйм. Тәгәрмәч ныграк әйләнә-әйләнә миллионлаган кешегә фаҗига китерде. Милли лидерларыбызны яклау - төп максат”, – дигән сүзләрне ирештерде.

Дамир Шәйхетдингә дә, Фәүзия Бәйрәмовага да 15 декабрьдә мәхкәмәнең дәвамы билгеләнгән.

“Милли Мәҗлес эше буенча хөкем эшендә соңгы шаһитны чакырганнар иде. Шаһитның безнең файдага булмаган сүзләре булды. Ул, булмаганны “әйе”, дип бара, ягъни, матбугатта бастырып, милләтара ыгы-зыгы тудырганбыз. Шунысы бар, 4 гыйнвар көнне өйдән барлык газетны, компьютерларны алып чыгып киттеләр. Газетлар, компьютер кулга алынгач, әлеге язмалар ничек шаһит кулына эләккән? Шуннан чыгып, без аны ялган шаһит дип әйтә алабыз?”, – ди Д. Шәйхетдин 8 декабрьдә узган мәхкәмә утырышы хакында.

Урам җыенында катнашкан Асия Зиннурова, Мәрзия Шакирова, Зәкия Мортазина әйтүләренчә, алар да бирегә чын күңелдән, милли лидерларны яклау өчен килгәннәр.

“Ф.Бәйрәмованы, Р.Кашаповны, Д. Шәйхетдинне хөкем итү – бөтен татар халкын хөкем итү. Алар безнең җитәкчеләр. Аларны бетерәбез дип, татар халкын бетерергә уйлыйлар. Алла боерса, барып чыкмас”, – ди алар.

“Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдиннең бер гаепләре дә юк. Милли Мәҗлеснең дөнья парламентларына булган мөрәҗәгате Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы декларациягә нигезле иде. Аларга карата җинаять эше туктатылып, прокуратура һәм дәүләт җитәкчеләре аларны интектергәннәре өчен гафу үтенергә тиешләр”,-дип белдерде ТИҮ рәисе Р. Кашапов.
XS
SM
MD
LG