Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда 3 студент мәхкәмәгә тапшырылачак


Июль аенда Иранда кулга алынган 3 американ студенты мәхкәмәгә тапшырылачак. Бу хакта дүшәмбе көнне Иранның тышкы эшләр министры Манучер Моттаки белдерде.

Студентларны канунсыз рәвештә чикне узуда гаепләп кулга алганнар иде. Соңыннан аларны Кушма Штатлар файдасына шпионлыкта гаепләделәр.

Кулга алынганнарның туганнары аларның гаепсез булуын һәм машина яллап барганда ялгыш Иран чиген узуын әйтә.

Рәсми Вашингтон инде берничә тапкыр Ираннан, Кушма Штатлар вәкилләре азат итүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG