Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар бугазы татарлары Казанда


Ерак Шәрык татар конгрессы әгъзалары Татарстан белән элемтәләрне ныгытырга тели. Үзләренең тәкъдимнәрен алар республиканың премьер-министры Рөстәм Миңнехановка җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздырган төбәкләрдәге эшмәкәрләр җыелышына килгәннәр, Татарстаннан мөмкин кадәр файда алырга тырышты. Кайберләре әлеге чаралар кысаларында, үзара мөнәсәбәтләрне баглап, алдагы эшчәнлек турында сөйләште.

Ерак Шәрыктан килгән эшмәкәрләр дә Татарстанга зур өметләр баглый. Хабаровски ягыннан килгән Сәрвәретдин Туктаров үзләренең күптән түгел Ерак Шәрыкка кергән төбәкләрне бергә җыеп татар конгрессы булдырулары турында сөйләде. Әлеге оешманың төп максатын ул түбәндәгедән күрә.

Сәрвәретдин Туктаров
“Без Ерак Шәрыкта татарның абруен арттырырга телибез. Уртак оешма төзеп милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз. Ерак Шәрыкта күп кенә татарлар үзләрен татар дип белә, әмма телне, гореф-гадәтләрне оныткан. Без бу хәлне үзгәртергә телибез. Һәр татар кешесе горурланып мин татар дип әйтә алсын иде. Мондый икътисади җыелышларда да теләп катнашабыз. Чөнки күп кенә төбәктә милләт эшмәкәрләр кулында. Без дә үзебездә татар эшмәкәрләрен бергә җыярга телибез. Безнеңчә, алар һәрдаим Татарстан белән элемтәдә торырга тиеш”, ди Туктаров.

Ерак Шәрыктан килгән кунаклар әйтүенчә, конгрессны булдыру турында Хабаровски, Приморье яклары, Саха-Якутия республикасы, Амур, Сахалин, Магадан, Яһүд һәм Чукыт бүлгеләре җитәкчелеге дә белә.

Ерак Шәрык татар конгрессы рәисе Рөстәм Абдуллин сүзләренчә, Татарстан алар өчен терәк булып тора. Республика белән икътисади элемтәләрне ныгытсак, яхшы булыр иде ди ул.

Ерак Шәрык татар конгрессы әгъзалары Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашып, үз тәкъдимнәрен җиткерде. Ерак Шәрыкта татар оешмасының абруен арттырыр өчен, алар биредә Татарстан хөкүмәте вәкиллеген булдыруны хуп күрә. Моннан тыш, Ерак Шәрык кунаклары республика министрлар кабинетында Шәрыктагы оешманы күзәтеп баручы кеше булырга тиеш, ди.

Шулай ук алар Миңнехановтан ике арада икътисади элемтәләрне ныгыту өчен билгеле бер чаралар күрүне сорый. Мәдәни чаралар уздырганда, мәдәният министрлыгы Сабантуй, концерт һәм башка күңел ачу чараларын оештыруда ярдәм итсә дә яхшы булыр иде ди, Абдуллин.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, әлеге тәкъдимнәрне кабул итеп, бу мәсьәләләрне үтәүне республиканың сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына йөкләгән. Әлегә бу эшләрнең ни дәрәҗәдә үтәлеше билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG