Accessibility links

Кайнар хәбәр

Макталган һәм тәнкыйтьләнгән Егор Гайдар вафат


Чәршәмбе көнне Русия икътисадчысы, президент Борис Ельцин заманында хөкүмәттә эшләгән һәм күп кенә икътисади реформалар башында торган Егор Гайдар вафат булды. Премьер вазыйфаларын башкарганда Гайдар Татарстан икътисады үсешенә дә шактый өлеш кертте.

Егор Гайдар Мәскәү янындагы Дунино авылындагы үз йортында кан оешып тамыры өзелү нәтиҗәсендә 53 яшендә үлде.

Леонид Гозман сишәмбе көнне Гайдар белән сөйләшкән соңгы сәясәтче булган.

“Ул зур галим, зур дәүләт эшлеклесе иде. Гайдар Русияне ачлыктан, җимерелүдән һәм сугыштан коткарды”, ди Гозман.

Гайдар президент Борис Ельцин идарәсе вакытында хөкүмәттә Русия икътисад реформаларын башлаучыларның берсе булды. Ул совет чорыннан соң ирекле бәяләр кертүче икътисадчы буларак танылды. Әлеге хәл кабат кибеттәге буш киштәләргә китерәчәк кризисны булдырмый калуга ярдәм итте. Әмма бәяләрнең төрлелеге инфляция үсешенә китерде. Һәм күп кешеләр саклык банкындагы акчаларын югалтып, Гайдар сәясәтенә карата тәнкыйть белдерде.



1990 елда Гайдар Русия хөкүмәтендә эшли башлады. Ул финанс, ә аннан соң икътисад министры булды. Ә 1992 елның 15 июненнән 15 декабренә кадәр премьер-министр вазыйфаларын башкарды. Һәм нәкъ шул чорда аның Татарстанга тигән файдасы шактый булды.

“Бизнес-онлайн” язуынча, Гайдар Татарстанга нефтьне турыдан-туры читкә сату мөмкинлеген бирә торган карарны имзалаган.

“Ул чакта нефтьнең тоннасы 20-25 доллар тора һәм бу бик зур акчалар иде. Русия безнең нефтьне чит илгә сатса да, анна безгә бер тиен дә кермәде. Шуннан мин нефтьнең бер өлеше республика карамагына калсын дип Гайдарга мөрәҗәгать иттем. Татарстан хөкүмәтендә документ әзерләнде һәм без Гайдар белән аны имзаладык”, дип искә ала Татарстанның элекке премьер-министры Мөхәммәт Сабиров.

Элекке финанслар министры, шулай ук 1990 елларда базар реформаларын кертүгә ярдәм иткән икътисадчы Евгений Ясин “Эхо Москвы”га Гайдар кабул иткән карарларның бик мөһим булуын әйтте.



Шул заманнан соң, премьер-министр Владимир Путин 90нчы еллардагы реформаларны тәнкыйтьләп, икътисадны кире дәүләт карамагына кайтару өчен шактый эшләр башкарды.

Гайдар үзе Путин сәясәтенә ачыктан-ачык оппозициядә булмады. Бары быел “Азатлык”ка әңгәмә биргәндә ул Путинның губернаторларны билгеләп кую тәртибен тәнкыйтьләгән иде.

“Урюпинскида чүп җыю проблемасын Кремль түгел, ә халык сайлаган җирле җитәкчеләр хәл итәргә тиеш”, диде ул.

1994 елны хөкүмәттән киткәч тә Гайдар галим буларак җәмгыяви тормышта мөһим роль уйнады. Ул үзе төзегән күчеш чоры икътисад институтын җитәкләде.



Гайдар 2006 елны 26 ноябрендә Ирландиягә сәяхәт вакытында авырып китә. Агулану белән аны хастаханәгә озаталар.

Әлеге хәл хакимиятне тәнкыйтьләгән КГБның элекке офицеры Александр Литвиненконы Лондонда агулап үтерүенең икенче көнендә булды.

Ләкин Гайдар икенче көнне үк терелеп Мәскәүгә кайтып китә һәм дәвалануын шунда дәвам итә. Агулау ихтималлыгы турында ул аңлатма бирүдән баш тарта.
XS
SM
MD
LG