Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный тарафдарлары "Путин сарае" интерьерларының видеосын чыгарды


"Путин сарае" күренеше
"Путин сарае" күренеше

Коррупциягә каршы көрәш фонды" тикшеренүчеләре чын интерьерларның видеоларын ала алдык дип ышандыра. Аларны яшерен камерага төшергәннәр, моны кем эшләве әйтелми.

Владимир Путинның инаугурациясе алдыннан Русия колониясендә үлгән оппозиционер Алексей Навальныйның "Коррупциягә каршы көрәш фонды"ннан тарафдарлары Геленджик янындагы сарай интерьерларының видеосы белән фотоларын чыгарды. 2021 елда "Коррупциягә каршы көрәш фонды" бу сарай турында иң танылган тикшеренүләренең берсен чыгарган иде.

Навальный тарафдарлары ышандыруынча, бу сарай нәкъ менә Путин өчен төзелгән. 2021 елда чыккан тикшеренүдән соң Русия президентының дусты, эшкуар Аркадий Ротенберг бу бина минеке, ә төзекләндергәннән соң анда апарт-кунакханә ачылачак диде.

Шулай да "Коррупциягә каршы көрәш фонды" ачыклавынча, "Идокопас борынындагы сарайда бернинди апарт-кунакханә дә ачылмаган, югыйсә төзекләндерү эшләре инде тәмамланган.

"Мәрмәр идәннәр чистартылган, җиһазларны урнаштырганнар, затлы декор әзер. Тик бу элек ничек Путин сарае булган булса, хәзер дә шулай кала бирә", диелә Навальный сайтында һәм Youtube-да чыккан яңа тикшеренүдә.

2021 елда чыккан тикшеренүдә рендерлар, ягъни сарайның булачак интерьерларының генерацияләнгән рәсемнәре күрсәтелгән иде. Хәзер исә "Коррупциягә каршы көрәш фонды" тикшеренүчеләре чын интерьерларның видеоларын ала алдык дип ышандыра. Аларны яшерен камерага төшергәннәр, моны кем эшләве әйтелми.

Аерым алганда, видеога аквадискотека эләккән. Аңа беренче тикшеренү чыккан чакта да халыктан игътибар нык зур булган иде. Шулай ук бассейн, псевдоантик сыннар куелган аллея, джакузи, массаж залы, хәрби-патриотик темадагы күпсанлы рәсемнәр, кыйбатлы җиһазлар һәм люстралар да күренә.

Уен бүлмәсе белән казино урынына кәшәнә (часовня) ясаганнар, анда Изге Мәрьям ана, Иисус Христос, изге Владимир иконаларыннан гадәти булмаган триптих куелган. Шунда ук тәхет тә бар диелә.

Шулай ук "Коррупциягә каршы көрәш фонды" сарайдагы бүлмәләрнең планын чыгарды. Элегрәк бу планны "Проект" басмасы да тапкан иде. Андагы планда да җиһазлар шулай ук урнашкан.

Шул рәвешле тикшеренү авторлары монда кунакханә турында түгел, шәхси сарай турында сүз бара дип нәтиҗә ясый. Әлегә Кремль фикер белдермәде.

  • Геленджик янындагы сарай турында мәгълүматларны Алексей Навальный такымы 2021 елның гыйнварында чыгарды. Тикшеренүчеләр Идокопас борынындагы утар белән сарайны Русия президенты Владиир Путинга дип салганнар диде.
  • "Сарай" турындагы фильмны Навальный кулга алынып берничә көн узганнан соң чыгардылар. Аны сак астына алулары һәм шушы тикшеренү чыгуы Русиянең күп шәһәрләрендә каршылык чараларына сәбәпче булды. Моңа җавап итеп хакимиятләр Навальный көрәштәшләрен эзәрлекләде, аның оешмалары экстремист дип табылып тыелды. Хәзерге вакытта "Коррупциягә каршы көрәш фонды" үз эшчәнлеген чит илдән торып дәвам итә. 2024 елның 16 февралендә Навальный Русия колониясендә үлде. Тарафдарлары аны үтерделәр дип саный.
  • 2021 елда сарай турында фильм чыкканнан соң Владимир Путин ул минеке түгел, анда беркайчан да булмадым дип белдерде. Путинның чынлап та анда яшәве, яки сарайда булуы турында турыдан-туры дәлилләр юк, әмма документлардан күренгәнчә, президентның якын даирәсенең бу сарайга катнашы бар. Путинның дусты, эшкуар Аркадий Ротенберг үзен бу бинаның хуҗасы дип атаган иде. 2021 елдан соң ул да, Путин да сарай турында башка берни әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG