Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан башлыгы Зәрдаригә басымнар арта


Пакстан югары мәхкәмәсе кичә Пакстан башлыгы һәм аның якташларын коррупция гаепләүләреннән читләштерәчәк канун тәкъдимен кабул итмәде. Мәхкәмәнең бу адымыннан соң Пакстан оппозициясе Зәрдари һәм аның хөкүмәтен вазифадан чигенергә чакырды.

Оппозициядәге мөселман берлеге партиясе сүзчесе Сыддыйк Фарук, чит ил мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә, Зәрдаринең "әхлакый кысаларда" вазифадан чигенергә мәҗбүр булуын әйтте. "Барлык хөкүмәт вәкилләре вазифаларыннан баш тартуы ил өчен файдалы адым булачак", дип белдерде ул.

Мәхкәмә карарыннан соң Зәрдари сүзчесе, мәхкәмә карарын хөрмәт итүен әйтте. Ләкин ул дәүләт башлыгының вазифадан чигенергә нияте булмавын белдерде.

Югары дәрәҗәле хөкүмәт вәкелләрен гаепләүләрдән читләштерү тәкъдиме, элекке Пакстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф тарафыннан 2007 елда гамәлгә кергән иде.
XS
SM
MD
LG