Accessibility links

Пакстанда сәяси низаг, Талибан кайгысы түгел


Пакстан президенты Асиф Али Зардари
Пакстан президенты Асиф Али Зардари

Пакстан президенты Асиф Али Зардари АКШ президенты Барак Обаманың Талибанга каршы хәрби гамәлләрне киңәйтү үтенечен кире каккан. Ул арада Пакстанның Югары мәхкәмәсе Зардарига карата элегрәк чыгарылган ярлыкау карарын көченнән чыгарды.

Пакстаның Югары мәхкәмәсе президент Зардари һәм башка югары рәсмиләргә карата элегрәк чыгарылган ярлыкау карарын көчтән чыгарырга карар итте. Мөселман лигасы дип аталган оппозициядәге төп фирка, президентны бар хөкүмәте белән урыныннан китәргә, парламентны таркатырга чакырды. Парламент депутатлары бу хәбәрне хуплап каршы алды.

“Бу Пакстан халкының җиңүне, - ди депутатларның берсе Әбдел Хафиз Пирзадә, - бигрәк тә хәерче, изелгән халыкның җиңүе, чөнки бу байлык белән бәйле, хакимияттәге берничә кеше урлап туплаган байлык белән. Бүгенге карар илкүләм берләшүгә китерәчәк.”

2007 елда ул чактагы президент Пәрвәз Мөшәррәф тарафыннан чыгарылган ярлыкау карары Зардариның хатыны элекке премьер-министр Биназир Бһутто белән үзенә күрә хакимият бүлешү адымы иде. Биназир ханым шуннан соң үтерелде.

Зардари үзе коррупциядә гаепләнеп берничә ел төрмәдә утырса да, гаебен танымады, үзенә белдерелгән гаепләүләрне сәяси басым дип атады.

Мөшәррәф чыгарган ярлыкау карары барлыгы сигез меңләп кешегә кагылды, шул исәптән югары рәсмиләргә дә. Бу карар көчтән чыгарылгач, хәзер җинаять эшләре кабат ачылырга мөмкин.

Пакстан чигенә

Обама Зардаридан шәхсән үтенгән
Шушы сәяси низаг Зардари хөкүмәтенең Талибанга каршы көрәш белән мәшгуль чагына туры килде. 12 декабрьдә премьер-министр Йосыф Риза Гыйлани хөкүмәт көчләренең Көньяк Вәзиристанда Талибанга каршы гамәлләрнең тәмамлануын игълан итте.

Шуннан соң Пакстан хәрбиләре Төньяк Вәзиристанга керәсе иде. Бу төбәк Әл-Каидә һәм дә Талибанның Җәләлетдин Һаккани һәм аның улы Сираҗ җитәкләгән төркемнәрнең сыену урыны санала.

Пакстан армиясенең Төньяк Вәзиристанга кертелүен американ президенты Барак Обама Зардаридан шәхсән сораган булган. Американ рәсмиләре мәгълүматына караганда, күрше Әфганстанда иң зур куркынычны аларга нәкъ менә Сираж сугышчылары тудыра икән.

Килгән хәбәрләргә караганда, Зардари Обаманың үтенечен кире каккан. Пакстан рәсмиләре хәзерге вәзгыятьтә Сираҗга каршы сугышу аларның мәнфәгатендә түгел дигән фикердә.

Обама 18 айдан Әфганстаннан гаскәр чыгара башлау ниятен белдерде. Американнар чыгып киткәннән соң Сираҗ Һаккани бу төбәктә төп көчкә әйләнергә мөмкин. Исламабад аның белән каршылыкка керергә теләми.

Пакстанның Обама үтенечен кире кагуы Вашингтон белән Исламабад арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәге хакында күп сораулар уятты.

«New York Times» басмасы язуынча, узган айда американ рәсмиләре Пакстан җитәкчеләренә, әгәр сез үз җирегездә Талибанга каршы сугышырга теләмисез икән, бу эшне Кушма Штатлар башкарачак, дигән кисәтү ясаган.
XS
SM
MD
LG