Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә шартлаудан зыян күрүчеләр туңа


Сембернең бер йортыгда шартлау нәтиҗәсендә ватылган тәрәзәне алыштыру
Сембернең бер йортыгда шартлау нәтиҗәсендә ватылган тәрәзәне алыштыру

Сембердә бүгенге салкынлык Арсеналдагы шартлаулар нәтиҗәсен ерып чыгуны тагын көн кадагына куйды. Хакимият органнары зарар күрүчеләргә ярдәм итәргә ашыкмый.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре “Һава торышы ремонт эшләрен алып бару мөмкинлек бирми”, дип тә зарланалар. Ярдәм көтеп ала алмагач, 3 гаилә һаман да тәрәзәсез, ишексез яши, ди. Фанер һәм кошмалар белән капланып.

Завьяловлар гаиләсе үз хисапларына тәрәзәле, ишекле булганнар. Валентина Салихова шикаять белән куркытып кына моңа ирешкән. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре исә “бүгенге салкынлык үзе үк ремонт эшләрен алып барырга мөмкинлек бирми”, дип зарланалар.

Әлегә кирәкле 60 тәрәзә урынына 15е генә куелган. Зарар күрүчеләрдән 3000 гариза алынган. Матди зарар күләме шартлаудан соң 200 миллион рубль дип бәян ителгән иде. Җирле хакимият 25 миллион таба алган һәм Мәскәүгә дә мөрәҗәгать иткән. Мәскәү вәгъдә иткән дә бит, тик әлегә кәгазь-документлар буенча ниндидер кытыршылыклар тапканнар.

Әле шунысы да бар: сүз бары тик күпкатлы йортлар турында гына бара – шәхси йортлар хуҗалары үзләре чаралар эзләргә тиеш, булып чыга.

Зарар күргән округ буенча Өлкә парламенты депутаты Виктор Воронцов: “Кәгазьләр язып утырмаска – мәсьәләне кичекмәстә бүген үк чишәргә кирәк. Ишекләрне төзәтергә, тәрәзә пыялаларын куярга һәм вәссәлам…”, диде.

Әлегә “Суга батучыларны коткару – суга батучыларның шәхси эше” кебегрәк килеп чыга. Башта зарар күрүчеләргә: “Үз хисабыгызга төзәтегез – чекларыгыз буенча акчагыз кире кайтарылыр”, дигәннәр. Тәрәзәсез кышын яшәү кыен ич – күпләр куйганнар. Әйтик, Семеновлар гаиләсе 5 тәрәзә өчен 35 мең рубль акча түләгән. Ә хәзер алар тәрәзәләренең нәкъ шул шартлау нәтиҗәсендә ватылганын исбат итәргә тиешләр. Моны исә бары тик түләүле экспертиза ярдәмендә генә исбатларга мөмкин.

Зарар күргәннәр әйтүенчә, матди ярдәм алу, гамәлдә, бөтенләй мөмкин түгел. Өлкәнең Социаль үсеш министры Анатолий Васильев матбугат конференциясендә 775 мең рубльлек ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерде. Бу акчадан 200 меңе шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган 2 хәрби гаиләсенә, 10ар мең госпитальгә салынган җәрәхәтле 8 хәрбигә һәм 2дән 4 меңгә кадәр ярдәм – фатирлары зарар күргән 162 гаиләгә. Ә бүгенге мәгълүматлар буенча, зарар күргән тораклар хуҗаларыннан 1873 гариза алынган.

Пәнҗешәмбе көнне - Махсус комиссия эше барганда гаризалар саны тагын берничә йөзгә арткан. Ә төбәк хакимиятләре ремонт эшләренең 25 декабрьгә кадәр тәмамланачагы турында хәбәр иткәннәр иде.

Ничек булыр тагын…Нәкъ Рәсәйчә, ватык янгын сүндерүче машиналарны янгыннан соң гына ремонтлауга тотыну булып чыкмасмы? Әнә ич, Пермьдәге фаҗигадән соң Сембердә дә уяулык күрсәттеләр: барча кафе-рестораннарда һәм гомум күңел ачу чаралары оештырыла торган урыннарда саклык чараларының торышын тикшерделәр, инструкцияләрне яңарттылар, хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнүне оештырдылар.
XS
SM
MD
LG