Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кампучия үзенә сыенган уйгырларны илдән чыгара


Кытайга якын Көньяк Азия илләреннән Кампучия, Өремчедә июль аенда башлаган низаг вакытында Кытайдан качып Кампучиягә сыенган 20 мөселман уйгырны илдән чыгарырга карар кылды. Кампучия тышкы эшләр министры сыену таләп иткән уйгырларны, канунсыз рәвештә илгә керүе расланганнан соң Кампучиядән чыгарырга карар кылуың ачыклады. Уйгырлар Кампучиядән сәяси сыену сораган булган. 20 уйгырның кайчан һәм кайга җибәреләчәге турында мәгълүмат бирелмәде. Ләкин ил рәсмиләреннән берәү аларның
Кытайга кире җибәрү ихтималлыгы турында белдергән.

Вaкыйганы якыннан күзәткән АКШ һәм БМОның качаклар турында җаваплы вәкиллеге, уйгырларның кире Кытайга кайтарылган очракта хөкүмәт басымына дучар калачагын аңлатып Кампучиядән качакларны Пекин хакимиятенә бирмәскә сораган.

Кытай хакимияте, хан кытайлары һәм уйгырлар арасында июль аенда булып алган каршылыкта 200 кешенең һәлак булуын белдерә. Ләкин сөргендәге уйгыр активистлары низаг вакытында меңләгән уйгырның үтерелүен һәм күп кешенең югалуын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG