Accessibility links

Кайнар хәбәр

Освенцим тактасы табылды


Польша полициясе Освенцим (Auschwitz) концлагеренең керү капкасында эленгән язматактаның табылуын белдерде. Язматакта узган атна урланган иде. "Arbeit Macht Frei", ягъни "Эш кешене ирекле итә" дигән шигарь язылган такта илнең төньягында 3 кисәккә бүленгән килеш табылган.

Бер миллионнан артык кеше үлгән шушы наци лагере символы саналган тактаның ни өчен урланган булуы билгесез.

Җомга көнне урланган язуны эзләү өчен зур чаралар күрелде.
XS
SM
MD
LG