Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һөҗүмгә дучар булган Кыргызстан журналисты хастаханәдә үлде


Бер атна чамасы элек кул-аякларын бәйләп биек бинадан ташланган Кыргызстан журналисты Геннадий Павлюк хастаханәдә үлде.

16 декабрьдә Алматыга килгәч булган әлеге гамәлдән соң Павлюк бер мәртәбә дә аңына килмәгән.

Павлюк берничә басмага, шул исәптән “Аргументы и факты” һәм «Комсомольскай правда в Киргизии» газетларына яза иде.

Павлюк тарафдарлары аны үтерүне матбугат ирегенә каршы һөҗүм дип атады.
XS
SM
MD
LG