Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү төбәк хакимиятләрен кыркый


Татарстанда премьер-министр урыны бетерелерме?
Татарстанда премьер-министр урыны бетерелерме?

Русия президенты Дмитрий Медведев төбәкләрдәге кайбер дәүләт җитәкчеләренең урыннарын юк итү карарына кул куйды. Татарстан җәмәгатьчелеге әлегә бу сәяси сенсациягә игътибар итми. Күпләр республикада киләсе президент кем булыр дигән сорау белән мәшгуль.

Төбәкләрдә җитәкче урыннарны Русия президенты билгеләячәк дигән тәртип, федераль кануннарга узган ел ук кертелгән иде. Әмма бу турыда карар Дмитрий Медведев тарафыннан 4 декабрь көнне генә имзаланган.

Мәскәүнең теләкләре зурдан. Ул Татарстанда президент, премьер-министр, президент идарәсе җитәкчесе урынын да юк итмәкче. Сәясәт белгечләре фикеренчә, билгеле бу теләкләрнең кайберләре хыял буларак кына кабул ителә. Мәсәлән, президент тәхетен юк итү. Ә менә премьер һәм башка түрә тәхетләре дөрестән дә, якын арада юкка чыгарыла ала. Гәрчә Татарстан конституциясендә республика җитәкчелеге үз хакимиятен үзе төзи диелсә дә.

Яңа тәртипләргә күрә премьер-министр урыны бетерелеп, республика президенты урынбасары, ягъни вице-президент булдыру кирәклеге әйтелә. Татарстан өчен бу үткәннәргә кире кайту. Чөнки вице-президент урыны республикада 1995 елда ук бетерелде. Һәм бу җитәкчене бүген беркем дә сагынмый. Әмма башка барыр чара булмаса, “ятып калганчы, атып кал” дигәндәй, вице-президент та ярап куяр. Шәһәр үзәгендә урнашкан, министрлар кабинеты дип аталган мәхаббәт бинада да аннан соң һәркем министр, яисә премьер-министр кебек түрә булып түгел, ә барысы да урынбасарлар булып йөриячәк.

Вице-президент урынын кире кайтару феодализмнан демократиягә адым

Татарстанның сәясәт белгечләре бу күренешләргә төрле караш белдерә. Берәүләр болай булганда, чын федерализм бетәчәк ди, икенчеләр җитәкчелек һәрвакыттагыча ничек тә булса үзара килешә алырлар әле ди.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Татарстанда вице-президент Лихачев булган вакытта яхшы булган. Әмма республика президентына көндәш булу сәбәпле, Татарстанда бу җитәкче урынын бөтенләй юк иттеләр. Чынлыкта исә, демократик республикада вице-президент булырга тиеш, ди Әхмәтов.
Рәшит Әхмәтов

“Бу яңалыкны кертергә кирәк. Чөнки бу феодализмнан демократиягә адым. Премьер-министрга килгәндә, федераль канунда губернатор төбәк башлыгы булу белән беррәттән башкарма хакимиятне дә җитәкли. Бездә исә президент Дәүләт Шурасы чыгарган кануннарны да кире кага ала. Бу башка бер генә төбәктә дә юк. Күп кенә төбәкләрдә губернатор премьер-министр вазыйфасын үтәсә, бездә президент өстенрәк тора. Медведев төркеме хәзер мөмкин кадәр күбрәк төбәкләрдән көчне алырга тырыша. Бу эшләрнең нәтиҗәсе исә, Русиядә бер генә президент калдыру. 2000нче еллар башында бу турыда Владимир Путин да әйткән иде. Шулай ук аның Татарстанда өч югары җитәкченең берсе урыс буларга тиеш дигән сүзе искә кереп калган. Димәк я президент, я хөкүмәт башлыгы, я Дәүләт Шурасы рәисе урыс булырга тиеш”, ди Әхмәтов.

Аның бу фикерен, президентның элекке сәяси киңәшчесе, хәзер Татарстан фәннәр академиясенең тарих институтын җитәкләүче Рафаил Хәкимов та үз итә. Аның сүзләренчә, Татарстанда вице-президент урынын бетерү фәкать сәяси сәбәпләргә бәйле. Ул да республикага мондый җитәкче кирәк һәм ул урыс кешесе булырга тиеш ди.

Мәскәү Татарстанны санга сукмый

Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин Мәскәүнең әлеге гамәлен, янә Татарстанның хокукларын чикләү дип бәяли.

“Бу гамәл Русия җитәкчелегенең Татарстан конституциясен санга сукмавын һәм бозып ташларга әзер булуын аңлата. Димәк алар Татарстанны да Русиянең мөстәкыйль субъекты буларак, аның дәүләтилеген санламый. Шул сәбәпле Татарстанда хакимият системасын йомшартырга, зәгыйфләндерергә, вәкаләтләрен киметергә телиләр. Бу гамәлләрнең төп максаты исә, киләчәктә булачак зур административ реформага әзерләнү. Русия җитәкчелеге Русиядә 80нән артык төбәкне берләштереп 30-40ны гына калдырмакчы”, ди Сафиуллин.
Фәндәс Сафиуллин

Татарстанда премьер-министр вице-президент белән алмаштырылса да, моннан республика бернинди файда алмый, киресенчә югалта гына ди ул.

“Вице-президент көн саен һәр адымын президент белән килештереп торырга тиеш була. Әмма әлегә Миңнеханов башкарма хакимият башлыгы, Шәймиев дәүләт башлыгы. Аларның вазыйфаларында аерма бар. Урынбасар урынбасар инде ул. Башта аның урынын, аннан соң үзен дә басалар. Әмма хәзерге президентыбыз мәңгелек түгел. Башта премьер-министрны урынбасар итеп куйгач, аннан соң, аны баса алырлык берәр президент китереп куйгач, мин әйткәнчә килеп чыга”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Президентлыкка өчлек Медведевка тапшырылды

Алай да сәясәттә шундый мөһим мәсьәләләр тикшерелсә дә, әлегә татар җәмәгатьчелегенең башы, республикага киләсе елга президент сайлау белән каткан. 23 декабрьдә “Бердәм Русия” фиркасе җитәкчелеге Русия президентына Татарстан башлыгы урынына намзәтләр исемлеген тапшырды.

Русия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу исемлеккә президент Миңтимер Шәймиев, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кергән.
XS
SM
MD
LG