Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: “Бәйрәмованы Татарстанда калдырыйк!”


Әлеге газетаның укучылары Фәүзия Бәйрәмовага теләктәшлек белдерәләр, “Безнең гәҗит” соңгы санында төрле эчтәлектәге язмалар белән халыкны уйландырырга тырыша.


Татарстанның Зәй районы Аксар авылыннан Тәзкирә Шәвәлиева “Безнең гәҗит”кә “Фәүзия апа китмәсен!” язмасында:

“Суд 60ка җиткән ханымны нишләтмәкче була икән?! Фәүзия Бәйрәмованы үзебезнең Татарстанда калдырыйк!” ди. Азнакай шәһәреннән Иклимә Шәйдуллина да газета аша милләтпәрвәр шәхесләрне сакларга, якларга чакыра.

Телевидение алып баручысы газета аша фикер белдерә


“Безнең гәҗит”нең соңгы санында билгеле телевидение алып баручысы, журналист Фирдүс Гыймалтдиновның “Универсиада башкаласы” язмасы игътибарны җәлеп итә.

“Ярый әле, “Алтын Мөнбәр” кинофестивале бар. Ләкин ул безнеңчә, тыйнак уза. Ә рок-фестиваль тирәсендә шау-шу күп. Тукаебызның туган көнен дә әллә ни тавыш куптармый гына бәйрәм итәбез. Шигырьләр укыйбыз да таралышабыз. Ә менә Аксенов-фест тирә-якны гөрләтә, аңа көчле PR оештырыла. Тукай-фест дип атап, бөек шәхесебез истәлегенә бәйрәм ясап була бит. Заманча да, тарихи да, затлы да булсын. Бөтен дөньядан рок-фестивальгә музыкантлар җыярга хәлдән килә икән, нигә әле ул Тукай-фестка чит кыйтгаларда яшәүче язучы, шагыйрь, җырчыларны чакырмаска, татар халкын берләштерә торган чара итмәскә? Кырлайга барып, табигать кочагында

концерт-тамаша үткәреп, бөтен дөньяга шауларлык мөмкинлегебез бар югыйсә. Юк, кирәкми. Тукайга урамда шигырь уку да җитә, ул ачуланмый инде...” дигән сүзләр бар журналистның мәкаләсендә.

Кайбер “Матбугат.ру” интернет бите укучылары бу көннәрдә пәрәвез аша Фирдүс Гыймалтдиновка үз фикерләрен дә җиткерергә өлгерделәр.

“Безнең илне ямьсез, котсыз биналар басып ала башлады.Хуҗалары чит илдә яшидер мөгаен, аларга ни...” ди үзен “varislar” исеме астына яшергән интернет кулланучы. Шулай ук, “Бик дөрес Фирдүс дус! Язмаңны чын йөрәктән язгансың. Әлбәттә, спорт корылмалары да кирәк, ләкин шул кадәр акча спортка акканда нигә картлар, инвалидлар, ятим балалар мәсьәләсе һаман читтә кала бирә? Шунсы аптырата” дип тә өсти “maturmalai” исемен алган берәү.

Су буе язылган гөнах эшләр тарихы

Соңгы санда газета “Низагны җеназа туктатырмы?”, “Карак “перси” исемле язмаларда адәми затларның кыңгыр, кара, явыз гамәлләрен сүрәтли.

“Татар җыры” – “Гламур бәйрәм”

“Безнең гәҗит”нең каләм иясе 10 нчы “Татар җыры” фестивальнең үзенчәлеген шушы исем белән ачып бирергә тырыша. Мәкала шактый саллы язылган, журналист үз фикерләрен дә белгертергә иренми.

“Артистларның киеме, сәхнә бизәлеше, биючеләр, бер сүз белән әйткәндә, миңа ошады. Авыз тутырып “Татар җыры” яңа дәрәҗәгә күтәрелгән дияргә мөмкин. Мондый бәйрәмне һәр теләгән кешенең күрә алмавы, бәяләрнең кыйммәтләнүе (быел билетлар 2,5-5 мең сум иде – Л.З), “ябык” бәйрәмгә әйләнеп баруы гына кызганыч”, ди Лилия Заһидуллина.
XS
SM
MD
LG