Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Зәки Вәлидине тикшерәчәк


Зәки Вәлиди
Зәки Вәлиди

Зәки Вәлиди тирәсендәге бәхәсләр Русия Дәүләт думасына да барып җитте. Депутатлар Федераль Иминлек хезмәтеннән З. Вәлиди хакында мәгълүматлар соратачак.

Русия Дәүләт Думасына Башкортстаннан сайланган депутат Андрей Назаров 25 декабрь көнне парламент утырышында Думаның Иминлек комитетына Башкортстанда Зәки Вәлидине зурлауга карата дәгъваларын җиткерде. Андрей Назаров фикеренчә, Зәки Вәлиди фашист Германиясе җитәкчеләре белән хезмәттәшлек иткән, советларга каршы эшчәнлек алып барган, ә Башкортстанда аны зурлау, хөрмәтләү белән шөгыльләнәләр. Дума депутаты, Зәки Вәлидинең чын йөзен ачу өчен, Русия федераль иминлек хезмәтеннән аның хакында тулы мәгълүматлар соратып алу кирәк, дип белдерде.

Әхмәтзәки Вәлиди шәхесенә кагылышлы кызу бәхәсләр Башкортстанда соңгы ике елда аеруча зурдан кубып китте.
Русия гаммәви мәгълүмат чараларында һәм кайбер электрон сәхифәләрдә Әхмәтзәки Вәлидигә карата байтак гаепләр тагылды. Аерым алганда, танылган галимне фашистик Германия җитәкчеләре белән хезмәттәшлектә гаепләгән язмалар дөнья күрде.

Шушы уңайдан быел яз Башкортстандагы башкорт галимнәре, берничә матбугат очрашуы оештырып, Зәки Вәлидигә тагылган гаепләрнең ялган булуын исбатларга тырышты. Мисал өчен “Комсомольская правда” гәзитенең Башкортстан бүлеге бинасында “Әхмәтзәки Вәлиди Гитлер куштаны булганмы?” дип аталган сөйләшүдә төрле матбугат басмалары һәм электрон мәгълүмат чаралары журналистлары катнашкан иде.

Матбугат очрашуында катнашкан галимнәр Марат Колшәрипов, Марсель Фархшатов, Әхәт Салихов һәм Әхмәтзәки Вәлидинең туганының кызы Нурия Колмөхәмәтова журналистларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Алар һәрберсе Әхмәтзәки Вәлидигә гаеп атучыларның бернинди тарихи вакыйгаларга да нигезләнмәвен, аларның белдерүләренең бернинди дә тарихи фактлар белән дәлилләнмәвен белдерде.

Берничә ел элек башкорт галимнәре Зәки Вәлиди фондын оештырып, акча туплый башлаган иде. Алар бу башлангыч Зәки Вәлидинең исемен мәңгеләштерү юнәлешендәге эшләргә ярдәм итәчәк дип белдерде. Бу фондка тарих галиме Марат Колшәрипов җитәкчелек итә.

Узган ел азагында Уфаның Фрунзе урамы Зәки Вәлиди исемендәге урам дип үзгәртелгән иде. Шулай ук Уфадагы милли китапханәгә дә туксанынчы елларда Зәки Вәлиди исеме бирелде. Танылган галимнең исемен мәңгеләштерү өчен, республикада башка чаралар да тормышка ашырыла. Ә киләсе елда Башкортстанда Зәки Вәлидинең 120 еллыгын зурлап бәйрәм итәргә ниятлиләр. 22 декабрь көнне Зәки Вәлидине Истанбулда оештырылган хәтер кичәсендә дә искә алдылар.

XS
SM
MD
LG