Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Сембердәге татарлар тормышы


Сембер халкы өчен узган 2009 ел истә калырлык вакыйгаларга бай булды.

Әлбәттә, беренче чиратта Арсеналдагы олуг шартлау фаҗигасе һәм Идел аша биниһая зур күперне ачу тантанасы. Шунысы аеруча гыйбрәтледер: олуг фаҗига һәм шундый ук олуг төзелеш нәтиҗәсе булган күпер ачылуы бер үк көнгә туры килделәр бит. Хәтта мондый “очраклык” турында имеш-мимешләр дә ишетелгәләде.

Тантана уңаеннан президент Медведевның һәм Азәрбайҗан җитәкчесе Илһам Алиевның дә Сембергә килүе киң яңгыраш тапты. Медведев сәфәренең тагын бер уңай нәтиҗәсе - очкычлар төзүче гигант “Авиастар” ширкәте эшчәнлегенең җанланып китүе.

Шулай да “кризис” дигәне үзен нык сиздерә килде. Мәсәлән, өлкә буенча 2009 елгы 44 программаның 27се вакытлыча туктатылды, 13е бөтенләй ябылды. Оптимизация дигән шаукым мәктәпләрне генә түгел, авыллардагы китапханә, музей, клубларны да урап узмады. Монысы хәтта урыс авылларына да кагылды әле.

Авыл хуҗалыгы хәлләре дә мактанырлык түгел. Чәчү җирләренең урманнарга әйләнә баруы ешрак күзгә чалына бара. Очкычлардан кырларга “святая вода” сибүләре дә ярдәм итми. Хәер, праваслау руханиларын монысы әллә ни борчымый да кебек. Май аенда төрле секталарны фаш итү буенча олуг җыен оештырылды. Әкияти Петр белән Февроньяның, өйләнмәгән булсалар да, димәк, аларны беректерүче берни булмауга карамастан, бер-берсенә тугрылыклы булып калуларына багышланган һәйкәл ачылды.

Мәктәпкә һәм армиягә христиан динен кертү тырышлыклары дәвам итте. Революциягә кадәр чиркәүнеке булган олуг бинада урнашкан Өлкә архивы БОМЖ хәленә калдырылды. Ә праваслау руханилары туймый гына бит… Минаев урамы буенча, 12 сентбярь урамыннан алып Зөя елгасы ярларына кадәр сузылган ял паркы урынында биниһая олуг биналардан торган Праваслау комплексы үсеп чыкты. Диннәр арасындагы татулык символы сыйфатында, шушы комплекс янындарак мәчет тә салу ниятен өлкә башлыгының да хуплавы протоиерей Скала тарафыннан кискен тәнкыйтькә тотылды.

Ел башында президентның Иделбуе Федераль округы буенча палнамучы Григорий Рапота килде. Ул “Ислам экстремизмы” дигән төшенчәнең мәгънәсен һәм аны куллануның максатын ачыклау буенча олуг җыен уздырды.

Рәсми чаралардан тагын бер-икесе игътибарга лаектыр. Сергей Морозовның былтыр башлаган “Патриот тудыр” дигән чарасы нәтиҗәле булды, диделәр. “Россия көне” дип танылган 12-июньгә якынрак көннәрдә бала табулар, чагыштырмача, күбәйгән икән. Быел да шундый ук чара нәтиҗәле булыр, дип өметләнәләр түрәләр.

Тагын бер рәсми чара зур комментарларга сәбәп булган иде. Монысы кәнәфиләр бүлешүгә кагылышлы: шәһәр парламенты рәисе Василий Гвоздев тырышлыгы белән, шәһәр Уставы үзгәртелде. Яңа Устав буенча, шәһәр мэры халык тарафыннан сайланмый. Аның урынына шәһәр парламенты “сити-менеджер” билгели. Шау-шулы каршы торучылар күп булу сәбәпле бу яңа устав һаман да гамәлгә кертелми әле.

Узган ел дин ягыннан гына түгел – мәгариф өлкәсендә дә инородецларга каршы юнәлтелгән чараларга бай булды. Мәктәп программасының “Төбәк компоненты” дигән өлешенә һөҗүм дә – шул ук юнәлештә. Быелга ул сакланып калды әле. Монысына җирле “Туган тел” оешмасының конференциясе кабул иткән карар да үз өлешен кертте, дияргә кирәктер. Өлкә парламентындагы татар депутатлары тырышлыгы аркасында, бу карар-таләпне Татарстанның Дәүшурасы да күтәреп алды. Әмма киләсе елда кем һәм ничек моңа каршы тора алыр – әлегә караңгы.

Шундый шартларда да Сембер татары әлегә үзенчә яшәргә тырышкандай. “Туган тел” оешмасының балалары булып саналган “Өмет” газеты һәм “Чишмә” телевизион тапшыруы уңышлы гына эшләп киләләр. Дөрес, РТР каналыннан кысрыклап чыгарылган “Чишмә” тапшыруын кабул итү радиусы 30 – 40 чакрым чамасы гына калды. Татар мәдәни үзәгенең җитәкчелеге алышыну аркасында аның эшләре дә җанлана башлады кебек. Һәм соңгы елларда артка чигенгән “Сембер җыры” исемле конкурсның да кайтуына өметләр баглый татар җәмәгатьчелеге.

Шәүкәт Богданов җитәкчелегендәге “Болгар яңарышы” дигән оешма тырышлыгы аркасында, былтыр Кол Гали һәйкәле ачылган иде. Быел исә әлеге оешма Автозавод каршындагы мәйданчыкта табылган VIIнче гасыргы болгар бабаларыбыз каберлегендә Хәтер ашы кую буенча күп хастәрлекләр күрде. Әмма рәсми түрәләр тарафыннан да фатиха алган карар, нилектәндер, автономия утырышында өстәлмә таләпләр кую аркасында, тоткарланды. Мондый гамәлнең максатын һәм мәгънәсен аңлаудан гаҗиз калган “Болгар яңарышы” активистлары бу нияттән барыбер баш тартмыйлар. 2010 елга өметләнәләр.

Һәм соңгы сүз. Сембер татарлары өчен узган елның иң олуг вакыйгасы дип биредә узган Федераль Сабантуйны санарга кирәктер.
XS
SM
MD
LG