Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет көчләренең Әфганстанга керүенә 30 ел


Әфган малае совет автобусы калдыгында уйный
Әфган малае совет автобусы калдыгында уйный

Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүенә 30 ел тулды. 1979 елның 27 декабрендә совет көчләре Кабулда президент сараен яулап алды. Тик 10 ел дәвам иткән сугышта Мәскәү җиңә алмады, киресенчә совет империясе җимерелде. Шулай да советлар Әфганстанда уңышка ирешә язды дип исәпләүче белгечләр дә бар.

Гомерендә бер сугышны күрмәгән 27 яшьлек лейтенант Валерий Востротинга 1979 елның 27 декабрендә КГБ генералы яңа йөкләмә куша.

Востротин җитәкләгән десантчылар төркеме ул чакта Кабулда коммунист президент Хафизулла Амин утырмасын саклый. Әфган җитәкчесе күтәрелә баручы гыйсъянчылардан үзенең рәхимсез, әмма шул ук вакытта көчсез хөкүмәтен саклар өчен советлардан ярдам сораган була.

27 декабрь кичендә исә КГБ генералы Востротинга президент сараен яулап алып президентны үтерү чарасында катнашырга куша.

Кремль Әфганстандагы коммунистлар хакимиятенең җимерелә баруын күреп Аминне үтерергә һәм аның урына курчак җитәкче куярга дигән карарга килә, шуннан соң һәммә нәрсә үзеннән үзе җайланыр дип өметләнә.

Әмма, нәтиҗәдә, совет дәүләтенең көньяк күршесендә һөҗүм итеп качып китүче гыйсъянчылар төркемен дә җиңә алмаслык черегән хәлгә килүен күрсәтүче озак сугыш башланып китә.

Аминны үтерү омтылышы беренче юлы уңышсыз тәмамлана. Аңа аш әзерләүче КГБ кешесе кока-колага агу салып бирсә дә, эчемлектәге күбекләр агуның көчен бетерә.

Бу юлы, 27 декабрьдә исә, советлар хөкүмәтне алмаштыруга яхшырак әзерләнә – Әфганстанга өстәмә көчләр кертә.

Тик Аминне икенче мәртәбә агулау да уңышсыз тәмамлана. КГБ планын белмәгән совет илчелеге табиблары аның гомерен саклап кала.
Әмма инде чигенергә вакыт калмый – совет гаскәрләренә һөҗүм башлау турында ишарә буларак Кабул үзәгендә көчле шартлау тавышы яңгырый.

Махсус көчләр Аминне дә, аның гаиләсен дә үтерә. Советлар куйган яңа җитәкче Бабрак Кармал икенче көнне иртән Кабул радиосы аша илдә хөкүмәт алмашынганлыгын игълан итә. Аминне ул империалист американ шпионы дип атый.

Совет гаскәрләре һәм Мәскәү яклы әфган көчләре мөһим хөкүмәт биналарын кулга төшереп тиз арада башка зур шәһәрләрне дә контрольгә алу өчен ил буйлап тарала. Ай ахырына Әфганстанда инде барлыгы 80 меңләп совет хәрбие була.

Гыйнвар башында АКШ президенты Дҗимми Картер ил халкына мөрәҗәгатендә: «Бу халыкара канунны һәм БМО хартиясен тупас рәвештә бозу. Бу бер куәтле атеистик хөкүмәтнең бер бәйсез мөселман халкын үзенә буйсындыру тырышлыгы”, - дип белдерә.

БМО совет гаскәрләрен Әфганстаннан кичекмәстән чыгарырга чакыра. Картер 1980 елгы Мәскәү Олимпия уеннарына барудан баш тарта. Әмма ул шуннан ары берни эшли алмый. Аның төп игътибары Тәһрандагы АКШ илчелегендә тотык итеп алынган американнарга юнәлгән була.

Берничә ел соңрак АКШ Согуд Гарәбстанына ияреп Әфганстандагы гыйсъянчыларга йөзләрчә миллион доллар бирүгә керешә.

Совет пропагандасы Кремльнең гамәлләрен Әфганстанны капиталистик империализмнан яклау тырышлыгы дип сүрәтли. Мәскәү нигездә феодал тәртип белән яшәүче бу мөселман илендә марксизм урнаштырып моның чыннан да шулай булуына ышандырып булачак дип исәпли.

Әмма бу ярдам итми. Үзләрен мөҗәһетдиннәр, Алла сугышчылары дип атаучы гыйсъянчылар хәрәкәтенә кушылучылар артканнан арта гына бара.

Әфганстанда әлеге сугыш калдыклары әле дә еш очрый
Сугышның беренче көннәрендә катнашкан, ул чакта яшь лейтенант булган Дмитрий Поляков: “Кешенең бернинди кыйммәте юк иде. Ул туп утына ташлый торган ит кенә булды. Бөтенебезне беркемгә ди кирәк булмаган ниндидер амбициоз мәсьәләләрне чишү өчен шунда ташладылар”, - ди Поляков.

Совет гаскәрләре күп кенә иң мөһим нәрсәләр белән, шул исәптән ягулык һәм хәтта азык-төлек белән дә тәэмин ителми. Бүген күп кенә әфганнар, совет хәрбиләренең шактый вакыт кибетләрне һәм авыл халкын талау белән шөгыльләнүе сәбәпле, оккупациягә каршы чыкканлыкларын искә ала.

Мөҗәһетдиннәрнең иң нәтиҗәле ысулы совет гаскәрләренең юлында һөҗүм оештырып яки төз атучы мәргән һөҗүменнән соң халык арасына кереп югалу була.

Совет гаскәрләре еш кына кемгә каршы сугышканлыгын да белми. Андый һөҗүмнәргә алар бомбалаулар, илнең күп өлешен миналау белән каршы торырга тырыша, миллионнан артык әфган үтерелә, миллионнарчасы качып китә.

Советлар Берлегендә 1985 елда хакимияткә килгән Михаил Горбачев Әфганстаннан гаскәрләрне чыгарырга карар итә.

Рәсми саннарга караганда, гаскәрләр чыгарылганчыга кадәр Әфганстанда барлыгы 13 меңнән артык совет хәрбие һәлак була. Әмма күп кенә сугыш ветераны чын саннар күпкә зуррак булырга тиеш дип исәпли.

Совет көчләре Әфганстаннан чыга. Май, 1988
“Без анда азат итүче каһарманнар буларак кердек, оккупантлар буларак чыктык. Анда инде без беркемгә дә кирәк түгел идек, кем өчен сугышканлыгыбызны да аңламадык”, - ди Поляков.

Шулай да, советларның җиңелү хисенә карамастан, АКШ армиясенең тышшкы хәрби тикшеренүләр идарәсендә эшләүче хәрби тарихчы Лестер Грау Мәскәү максатына ирешә язган иде ди.

“Минем чамалавымча, алар моңа ирешә язды. Алар мөҗәһетдиннәрне җиңүгә бик якын килгән иде. Әмма алар тулы җиңүгә ирешмәде. Әлбәттә партизаннар сугышында тулы җиңү нәрсә соң ул дигән сорау яңадан килеп баса”, - ди Грау

Грау советларның илдән киткәндә анда 2 ел чамасы аягында тора алырлык хөкүмәт калдырып китүен дә мактап искә ала.

Бүген инде Әфганстанда Американ гаскәрләре тора. Мәскәүдәге хәрби белгеч Александр Гольц американнар да анда җиңүгә ирешә алмаячак дип исәпли.

Александр Гольц
“Бер яктан, Обама анда үзенең җиңә алмаячагын аңларга тиеш. Әмма икенче яктан, барлык бу зур төбәктә беркадәр тотрыклылык саклау өчен ул гаскәрләрне аннан чыгармаска тиеш”, - ди Гольц.

Аның фикеренчә, якын арада Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен чыгару сугышчыларга Кушма Штатларны җиңү хисе биреп, Үзәк Азияне һәм Якын Көнчыгышны тотрыксызландырачак. Ни генә булмасын, Әфганстан “чишелми торган мәсьәлә” булып кала ди Гольц.
XS
SM
MD
LG