Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие февральдә сайланачак


Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең 4 корылтае 2010 елның 27 февралендә үтәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумында килешенде. Әлеге корылтай шуның белән үзенчәлекле: анда 4 елга яңа мөфти сайланачак.

Якшәмбе көнне пленумда диния нәзарәт президиумы вәкилләре, районнарның баш имамнары корылтай көнен һәм мөфтилеккә төп намзәтне билгеләде. Бертавыштан намзәт булып хәзерге мөфти Госман хәзрәт Исхакый хупланды.

Госман хәзрәт Исхакый инде диния нәзарәтне 12 ел җитәкли һәм киләсе елның февралендә аның вәкаләте чыга. Әмма устав нигезендә, диния нәзарәт рәисе вазыйфасын башкару вакыты чикләнмәгән.

Пленумда шулай ук баш казый намзәте дә билгеләнгән. Ул хәзерге казый – Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ул әлеге вазыйфаны 4 ел башкарып килә.

Февральдә мөфти һәм казыйны корылтай вәкилләре сайларга тиеш булачак.

“Комсомольская правда” язуынча, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев карары белән корылтайга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре кертелмиячәк.

Моңа кадәр узган 3 корылтай ачык рәвештә үткән иде.
XS
SM
MD
LG