Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов борчыла, Сафиуллин өметләндерә


Ел ахырында җитәкчелек, башка тармакларга кебек үк икътисади эшләргә дә йомгак ясый. Икътисад үзе дә хаосны хәтерләткән кебек үк, җитәкчелекнең дә бу эшләргә карашлары буталчык. Берәүләр агымдагы ел ярыйсы үтте, киләсе ел яхшырак булачак ди, икенчеләре исә, 2010 елда газапланырга туры киләчәген әйтә.

Һәрбер дәүләт турында иң элек аның икътисади халәтенә карап бәя бирәләр. Кемдә акча шунда көч, дигәндәй. 2009 елда Татарстанда икътисад темасына игътибар аеруча зур булды. Чөнки финанстан социальга әйләнеп барган кризис җитәкчелекне дә, халыкны да битараф калдырмады.

Сафиуллин якты киләчәк фаразлый

Узган атна ахырында икътисад министрлыгы үзенең еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Министр Марат Сафиуллин сүзләренчә, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш тармагында узган ел күрсәткечләренә ирешеп булган.

Шулай ук ул үзләре уйлап тапкан кризиска каршы чаралар программын да мактады. Сафиуллин сүзләренчә, башка төбәкләрдә икътисади тотрыклык август-сентябрь айларында гына булса, Татарстанда ул, әлеге программа нигезендә май аенда ук башланган. 2009 елның соңгы аенда министр хәтта, узган ел белән чагыштырганда, икътисадның 1,5%ка үсешен дә фаразлый.

Икътисад министры урынбасары Рашат Фәттахов та үз җитәкчесенең сүзеннән чыкмады. Аның сүзләренчә, быел Татарстанның еллык гомуми кереме 877 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган елгы күрсәткечнең 94%-ы. Сәнәгать буенча да Татарстан Русиядә 5 урында тора икән. Биредә инфляция дә башка төбәкләр белән чагыштырганда иң әзе булган.

Республикада 2009 елның башында 61 мең, ахырына 52 мең кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлсә дә, икътисад министрлык җитәкчелеге халыкның кереме7,4%ка артып 15200 сум тәшкил итте ди.

2010 елда икътисад тармагында зуррак нәтиҗәләргә ирешер өчен исә министрлык эшмәкәрлектә хакимият киртәләрен әзәйтергә киңәш итә.

Алар фикеренчә, дәүләт җитәкчелеге кушкан эшләрнең ни дәрәҗәдә үтәлешен тикшереп барыр өчен бердәм мәгълүмати-аналитик челтәр булдырырга кирәк. Ул вакытта күп кенә эшләр гади кешегә дә, җитәкчелеккә дә ачык булыр иде ди, министрлык вәкилләре.

Моннан тыш, алар республика инвесторларына да хөрмәтне арттырырга кирәк ди. Алар хәзерге вакыттагы кебек, күп кенә дәүләт идарәләреннән өем-өем кәгазь җыеп йөрергә түгел, ә бөтен эшләрен бер генә идарәдә башкара торган булырга тиеш.

“2010 елны югалтуларсыз чыгып булмаячак”

Икътисад министрлыгында кризисның икенче дулкынын вәгъдә иткән 2010 елга оптимистик рухта керсәләр дә, республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләргә реальрәк карый.

Аның сүзләренчә, 2009 елдагы кризисны Татарстан минималь югалтулар белән чыкса да, кризисның икенче дулкынын югалтуларсыз узып булмаячак. Быелгы икътисадка нәтиҗә ясап ул да матбугат әһелләре белән очрашты.

Миңнеханов сүзләренчә, быел республика казнасына 26 миллиард җитеп бетмәгән. Әмма федераль үзәк ярдәме белән чыгымнарны былтыргы дәрәҗәгә калдырып булган. Республика өчен узган елның төп казанышлары исә, 10 миллиард сумлык капиталь төзекләндерү, 14,5 миллиардлык социаль торак төзү һәм 10 миллиард сумлык Универсиада корылмаларын төзү эшләрен башкару.

Моннан тыш Миңнеханов “Укртатнафта”, “Казаноргсинтез” кебек ширкәтләрнең язмышына кагылды.

Премьер-министр сүзләренчә, “Укртатнафта” мәсьәләсендәге аңлашылмаучанлыклар Татарстан өчен кыйммәткә төшкән. Әлеге ширкәт кулга алынган һәм мәхкәмә карарлары да барысы чын түгел. Хәтта Африкада да мондый хәлнең булганы юктыр. Әмма Миңнеханов, тиздән Украина җитәкчелегенең Русияләр белән бу уңайдан ныклап сөйләшүләренә ышана. “Бу мәсьәләне хокукый юл белән хәл итәргә кирәк, спецназ кертеп булмый бит инде, гәрчә алар моңа лаек булса да”, ди Миңнеханов.

“Казаноргсинтез”га акча биргәч, күп кенә белгечләр “Русия Саклык банкы”ның да әлеге ширкәт акционеры булачагына борчылган иде. Әмма Миңнеханов моны инкарь итте. “Безнең мондый планнар юк”, ди ул. “Казаноргсинтез”ны исә, премьер, 1 миллиард доллар бурычны гына каплый алырлык ширкәт дип атады.
XS
SM
MD
LG