Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Медведев югары мөфтине бүләкләде


Ел ахыры бүләкләр тарату чоры. Русия президенты Дмитрий Медведев Кремльдә бер төркем кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Президент кулыннан бүләкләнгән 40 кеше арасында Тәлгать Таҗетдин дә бар. Ул “Почет ордены” белән бүләкләнде.

Мөфти бу бүләккә илдәге тынычлыкны ныгыту һәм динара килешүгә керткән хезмәтләре өчен лаек булган.

Идел буе федераль округы башы Григорий Рапота Түбән Новгородта төбәк вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнгән 24 кеше арасында икәү Башкортстаннан. Аларга “Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” һәм “Русиянең атказанган икътисадчысы” исемнәре бирелде.
XS
SM
MD
LG