Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәткә 2009 ел килештеме?


2009 ел милли тормыш өчен хәтәр булды дип әйтсәләр дә, узып барган елда татар хәрәкәте җанланып китте, истәлекле даталар, мөһим вакыйгалар күп булды. Милли хәрәкәт 20 еллык эшчәнлегенә йомгак ясады.

Милли җыеннарның барысы да диярлек 20 еллык туган көнен билгеләп үтте. Татар иҗтимагый үзәге оешуга, Хәтер көне, Изге Болгар җыены, Татар яшьләре көннәре уздырыла башлауга 20 ел тулды.

Пикетлар күп оештырылды

Айдар Хәлим (с), Рәфис Кашапов, Юныс Камалетдинов (у)
2009 елны милли хәрәкәтнең кайбер вәкилләре милләтчеләр өчен хәтәр ел булды дип саный. Ел башында ук татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге башлыгы Рәфис Кашаповка, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага мәхкәмә эше башлап җибәрелде. Кашапов мәхкәмәдә гаепсез дип табылды. Әмма Фәүзия Бәйрәмова эше һаман да төгәлләнмәде. Шунысын әйтергә кирәк, узып барган елда әлеге ике шәхесне яклап Татарстан шәһәрләрендә, хәтта Русиянең башка төбәкләрендә урам җыеннары, пикетлар үткәрелде. Матбугат та әлеге темага зур игътибар бирде.

Татар иҗтимагый үзәгенә 20 ел


17-18 февральдә татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае узуга 20 ел тулды. Юбилей корылтае 28 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә зурлап оештырылды. Чарада милли хәрәкәтне башлап йөрүчеләр, татар зыялылары катнашты.

Август аенда Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәгенең рәисе алмашынды. 80 яшьлек Юныс Камалетдинов урынына 70 яшьлек хокукчы Галишан Нуриәхмәтне сайлап куйдылар.



Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булмады

Татар яшьләре форумы март аенда Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итәр өчен халыктан имзалар җыя башлады, ягъни акция башлап җибәрде. Имзалар җыю эше бу елның декабренә кадәр барырга һәм аның нәтиҗәләре Русия Дәүләт Думасына җибәрелергә тиеш иде. Әмма бу акциягә Мәскәү түрәләренең мөнәсәбәте тискәре булды. Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска татар яшьләре язгы котырыну чире белән авырый дип белдерде. Татарлар Русиядә икенче санлы милләт түгел, урыслардан соң украиннар, беларуслар тора дип әйтүчеләр табылды. Шунысы кызык, ни Татарстан Дәүләт Шурасы, аның милли җанлы дип саналучы депутатлары, милли хәрәкәт тә моңа теләктәшлек күрсәтмәде.

Изге Болгар җыены берләштерә

Болгар шәһәрендә егерменче Изге Болгар җыены үтте. Аны июнь аенда Тәлгат Таҗетдин җитәкләгән Русия Үзәк Диния нәзарәте оештырды. Быел җыенда 30 меңгә якын халык катнашты. Изге Болгар җыенына Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да килде.

Татар яшьләре көннәре

Июль аенда республиканың яшьләр эшләре министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге 20-нче тапкыр Татар яшьләре көннәрен оештырды. Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияты рәисе, Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов төбәкләрдән килгән татар яшьләренә киләсе елга татар телен өйрәнмәсәгез, җыенга кертмибез дип тә әйтеп куйды. Яшьләрне Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова да тәбрикләде.

Егерменче Хәтер көне

11 октябрьдә Хәтер көне 20 мәртәбә Хәтер көне үткәрелде. Җыенга берничә көн кала “Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы Казан ханлыгының яулап алынуы уңаеннан яшләр өчен зур конференция оештырды. Фәнни чарада күренекле татар галимнәре катнашты, чыгыш ясады. Күзәтүчеләр фикеренчә, быел Хәтер көне дә оешканрак төстә уздырылды.


Беренче керәшен яшьләре форумы

Декабрь башында Казанда беренче керәшен яшьләре форумы үткәрелде. Аны Татарстан халыклары Ассамблеясе, Иван Егоров җитәкләгән республика керәшен иҗтимагый оешмасы уздырды. Чарада Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән 210 делегат катнашты. Җыенда Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та катнашты.




Татар белән татар бәхәсе


Ел Башкортстан татарларына бәйле вакыйгалар белән дә истә калачак. Ринат Закировның Уфага барып татар оешмалары белән очрашмавы, конгрессның еллык утырышына Башкортстан татарларының чакыралмавы, моңа бәйле булган төрле имеш-мимешләр җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты.

Татар белән башкорт килеште

Ә бу чара вакытында татар конгрессы белән башкорт корылтаеның уртак утырышы булды. Ике милли оешма бергәләшеп эшләргә сүз куешты. Әмма әлеге очрашудан соң Башкорт корылтай рәисе итеп башка кеше билгеләнде.

Румил Азнабаев (с), Фәрит Уразаев (у)

Мөфтиятләр берләшерме?

Тәлгат Таҗетдин Русия үзәк диния нәзарәтен, Русиянең мөфтиләр шурасын һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәген берләштерү тәкъдиме белән чыкты. Тар даирә вәкилләре генә хәбәрдәр булган әлеге вакыйга кайберәүләрдә ризасызлык уятты. Кавказ һәм татар оешмаларын кушу татарларга зур бәлаләр алып киләчәк дигән фикерләр яңгырады.
XS
SM
MD
LG