Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бушлай җырлаган өчен дә салым түләтәләр


Самарда әгәр дә кем дә булса хастаханәдәме, мәктәптәме бушлай концерт куйса, Русия авторлык җәмгыятенә салым түләячәк.

Соңгы 20 елда Русиядә РАО исемле оешма барлыкка килде. Максатлары - җыр язган композиторларга әсәрләре өчен эш хакын кайтару. Һичшиксез, хезмәтнең әҗерен кайтару кирәктер. Ә менә Самарда үзешчәннәр бушлай концерт куйганда да салым алачаклар.

“Самарская газета” “Хәзер сез башкача җырлаячаксыз!” исемле язма урнаштырды. Әгәр дә кем дә кем берәр аудиториядә бушлай концерт күрсәтсә, салым түләячәк. Бу акчаны йә чакырган оешма түли, йә сәнгать коллективы үзе.

Эш шунда ки, акча сугучы концерт төркемнәре булса, бу әле аңлашыла. Ә менә ветераннарның хор коллективлары, гади мәктәп укучылары, үзешчәннәргә нишләргә? Алар бит берсе дә чыгышлары өчен акча сорамый.

Беренчедән, алар шул коллективларда җырлап үзләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр.
Икенчедән, сәнгатьне үстерүдә өлеш кертәләр һәм мохтаҗларга гүзәллек бүләк итәләр.

“Мин бу канун таләбе уңаеннан чиксез нәфрәтләнәм. Чын күңелдән җырлаган өчен һәм күңел өчен җырлаганга салым түлә инде”, диде Елена Шпенглер.

Владимир Ощепков: “Ни өчен музыкаль зәвык тәрбияләү йөзеннән җырлаган үзешчән студентлар төркеме салым түләргә тиеш? Бу җырчының бугазыннан буу".

“Хезмәт ветераннары” җәмгыятенең рәисе Петр Горшков фикере мондый: “Бу мәсьәләне үзешчәннәр өчен уңай хәл итүне таләп итеп Губерна һәм Дәүләт думаларына, Русия президентына мөрәҗәгать итәчәкбез.”
XS
SM
MD
LG