Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марсель Хәйретдинов: Татарда милли-иҗтимагый үзяшәү хәрәкәте тудыру зарур


Марсель Хәйретдинов
Марсель Хәйретдинов

Марсель Хәйретдинов 1990 еллардан башлап татар милли хәрәкәтендә актив катнаша. Милли хәрәкәттәге вәзгыятьне күзәтеп барганнан соң, ул татарда милли-иҗтимагый үзяшәү хәрәкәте тудыру зарур, дип саный.

Марсель Хәйретдинов заманында үзенең фикердәшләре Равил Нуруллин, Әскәр Ханнанов һәм башкалар белән берлектә Чаллы татарларына мәхәллә рәвеше белән яшәү тәкъдимен керткән шәхес. Татар белән урыс бер чама булган шәһәрдә мәхәллә идеясе әлләни җәелмәде. Шулай да кайберәүләрне яшәү рәвешен үзгәртергә этәргәннәрдер. Татар милли хәрәкәте вәкилләренә булган эзәрлекләүләр, мәхкәмәләр вәзгыятенә, гомумән, бүгенге татар тормышына Марсель әфәнде битараф түгел, бүгенге күренешкә үз мөнәсәбәтен булдырган. Ул мөнәсәбәт менә нидән гыйбәрәт:

Милләт үз-үзен яшәтсен

“Хәзер милли вәзгыятьне ике вагыйга билгели – 309нчы канун һәм бу канунга җавап буларак 2008 елның ноябрендә Фурсенко катнашында Казанда үткән мәгариф мәҗлесе. Шушы ике вакыйга илнең азчылык халыкларын яңа чынбарлыкка алып керде. Берьяктан, Мәскәү ачыктын-ачык урыслаштыру сәясәтен башлады, икенче яктан каршылык күрсәтелде.

Милли активистларны мәхкәмә эшләренә тарту – шушы яңа чынбарлыкның чагылышы. Күпләп мәктәпләр ябыла һәм ябылачак. Туган телне укыту инде ил канунына сыймый башлады. Урыслаштыру сәясәтенә без иҗтимагый үзяшәү сәясәте белән җавап бирә алабыз. Өч хәрәкәт бар: Татар буларак исән калу хәрәкәте; Татарның суверенлык хәрәкәте һәм иҗтимагый үзяшәү хәрәкәте.

1917 елга кадәр милләтебез үз-үзен яшәтте. Бүген ул халәтне заман югарылыгында кабат кайтарырга кирәк. Кешелек бөтенләшә һәм яңа цивилизациягә кереп бара. Анда безне бик зур тарихи иҗат эше көтә. Шул эшкә кереп китә алсак кына, без яшәячәкбез.

Яңа, өченче иҗтимагый хәрәкәтне совет чорыннан алып шушы көннәргә кадәр күтәрелгән хәрәкәт нигезләп, терәп торырга чакырылган. Ни ул – беренче хәрәкәт? Милләтләр Аллаһ тарафыннан яратылган. Милли асыл безгә өстән бирелгән һәм өстән генә тартып алынырга мөмкин. Милли асыл үзлегеннән гамәлләшми, аңа бару өчен хезмәт сорала. Икенче гамәл, ягъни хәрәкәт – рәсми дөньяда милләт буларак милли яшәү хокукыңны саклау, яклау һәм үстерү. Монысын – суверенлык хәрәкәте дип билгеләп була. Өченче гамәл, өченче баскыч – милли-иҗтимагый яшәешне торгызу, үстерү, иҗат итү. Шушы өч хәрәкәт бер-берсенә терәк булырга тиеш.”

Иҗтимагый үзяшәүнең асылы


Марсель Хәйретдинов татарга милли-иҗтимагый үзяшәү хәрәкәтен булдыруны көн мәсьәләсенә күтәрә. Үзяшәү дигәне фатирыңа бикләнеп, татарча яшим дигәнне аңлатмыймы? Гади укытучы үзяшәүне ничек аңларга тиеш? Марсель әфәнде фикеренчә, татарлар мөстәкыйль яшәүне яңа шартларда, яңа дәрәҗәдә алып барырга өйрәнергә тиешләр.

“Милли мәгарифне кысалар икән, заманга лаеклы үзебезнең мәгарифне, тулы канлы татар җәмгыятен булдырырга тиеш булабыз. Аерым кешеләр мисалына килгәндә, алар татар милли рухын тойсыннар. Андый рух юк икән, аны ачарга, үстерергә кирәк. Телеңне югалткансың икән, аны өйрәнү, татар булу өчен хезмәт кую зарур. Укытучылар камил булсалар да, татар буларак һөнәри һәм шәхси яктан ачылу сорала. Гел Мәскәү тарафына гына караганчы, үзебезгә карау да зыян итмәс. Үз өстебездә эшләү беренче урынга чыга”, ди Хәйретдинов.

Ул шулай ук милли хокуклар кысылган вәзгыятьтә таләпләр белән урам җыеннарына чыгуны да инкарь итми.

“Суверенлык хәрәкәте беркая да китми, ул калачак. Без аны югарырак дәрәҗәгә үстерергә тиеш. Үзебезне мәхкәмәләрдә, халыкара мәйданнарда милли, сәяси һәм хокукый яктан якларга өйрәнергә кирәк. Парламент юлы белән эшләү аерым игътибарга лаек. Суверенлык хәрәкәте тарихта бәяләп бетергесез эз калдырды. Суверенлык агымының үз юлы бар. Шулай да татар гамәлләре булган иҗтимагый үзяшәү хәрәкәтен тудыру зарур”, дигән фикерләрне Хәйретдинов “Азатлык”ка җиткерде.
XS
SM
MD
LG