Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда машина казасында 5 кеше зыян күрде


Казаннан ерак түгел булган машина казасында 5 кеше зыян күрде. Яшел үзән белән Казан арасындагы юлда ике җиңел машина бәрелде, аларда калган кешеләр махсус техника ярдәмендә чыгарылды, зыян күрүчеләрне Яшел үзән хастаханәләренә салдылар, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре.

Татарстанда күпләп кар яуган, юллар бозланган. Казан шәһәр идарәсе машина йортүчеләрне җитди сәбәпсез юлга чыгудан тыелып торырга чакыра.
XS
SM
MD
LG