Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фурсенко: 2012 елга мәктәп тәмамлаучылар ике тапкырга кимергә мөмкин


Мәгариф министры Андрей Фурсенко, 2012 елга Русиядә мәктәп тәмамлаучылар саны, 2006 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга кимергә мөмкин, дип белдерде. Бу хакта ул "Эхо Москвы" радиосына биргән әңгәмә вакытында әйтте.

Русия мәгариф министры сүзләренчә, хәзерге вакытта югары уку йортлары абитурентларны сайлап алу урынына, белем алырга теләүчеләрне әзли башлады. Бу балаларның аз туу белән аңлатыла, диде Фурсенко.

2006 елда Русиядә урта мәктәп1 миллион 300 мең бала тәмамлаган булса, 2012 елга бу сан 700 меңгә кадәр кимергә мөмкин, диде ул.
XS
SM
MD
LG