Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 ел террор янаулары белән башланды


Санадагы американ илчелеге сак астына алынган
Санадагы американ илчелеге сак астына алынган

Йәмәндәге американ һәм британ илчелекләре икенче көн ябылган хәлдә. АКШ рәсмиләре әйтүенчә, Әл-Каидә белән бәйле төркемнәр Йәмән башкаласында террор һөҗүмнәре әзерли дигән ишарәләр бар.

Йәмән башкаласы Санада американ һәм британ илчелекләре якшәмбедән бирле ябылган хәлдә. АКШ президенты Барак Обаманың террорчылыкка каршы көрәш киңәшчесе Джон Бреннан сүзләренчә, Әл-Каидәнең җирле бүлекчәсе Санада һөҗүмнәр әзерли дигән ишарәләр булган.

“Без аларның безнең илчелекне, илчелек хезмәткәрләрен һәдәф итеп алганын беләбез, – ди Бреннан. – Шул сәбәпле үзебезнең кешеләрне, дипломатларны саклау өчен кулдан килгәнен эшлибез. Илчелекне ябу шундый саклык чарасы.”

Йәмәндәге британ илчелеге дә шул ук сәбәпләр аркасында ябылган. Йәмән хакимиятләре американ, британ, шулай ук, алман, согуд илчелекләре һәм дә Сана һава аланы тирәсендә иминлек чараларын көчәйткән.

Тотрыксызлык һәм хәерчелеккә баткан Йәмән террорчыларның сыену урыны санала. Илнең төньягында шыгый гыйсьянчылар, көньягында – сепаратистлар хәрәкәт итә, үзәк хөкүмәт аларны тыя алымй. Белгечләр фикеренчә, илнең Мәгъриб һәм Согуд Гарәбстаны белән чиктәш төбәктә Әл-Каидәнең җирле бүлекчәләре төпләнгән.

Раштуа көнендә Амстердамнан Детройтка очкан очкычны шартлатырга теләгән Әбделмоталлиб әзерлек күнегүләрен Әл-Каидәнең Гарәп ярымутравы бүлекчәсендә үткән. Оешма бу гамәл өчен җаваплылыкны үз өстенә алды һәм мөселманнарны Көнбатыш һәдәфләренә һөҗүмгә өндәде.

Кырыс чаралар

Амстердамнан Детройтка Әбделмоталлиб утырып килгән очкыч
Шул вакыйгадан соң американ рәсмиләре 14 шикле илдән килүче юлчыларга карата кырысрак чаралар кертте. Очкычка утырыр алдыннан бу юлчылар һәм аларның әйберләре хәзер тентү аша үтә. Бу илләр арасында Вашингтон тарафыннан “террорчылык спонсорлары” дип аталган Куба, Иран, Сурия, Суданнан тыш Әфганстаннан алып Йәмәнгә кадәр тагын 10 ил бар.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бу тентү-капшаулар гына мәсьәләне хәл итә алмый.

“Юл иминлеген тәэмин итүче гомум чара юк, – ди Доһа үзәгенең иминлек белгече Шади Хәмит. – Террорчылар һәр яңа чикләүгә яраклаша, аны урау юлын эзләп таба. Мисал өчен, шул ук тентү вакытында бар урыннар да тикшерелми, террорчылар кирәк әйберен шунда яшерә ала.”

Европа илләре хәзер һава аланнарында сканер атлы җиһаз урнаштыру мөмкинлеген тикшерә. Кайбер белгечләр фикеренчә, Әбделмоталлиб кешене үтәли “күрә” торган бу җиһаз аша үткәрелгән булса, аның шартлаткычы табылган булыр иде.

Ләкин бу җиһазга да каршы чыгучылар бар. Берәүләр, нурланыш нигезендә эшләүче андый җиһазлар кешенең сәламәтлегенә зыян китерә ала дип борчыла. Башкалар моны гомумән кешенең шәхсиятенә кагыла торган, аның хокукларын боза торган гамәл дип саный.

Европаның берничә илендә, шул исәптән Германиядә, хәзер шушы мәсьәләдә кызу бәхәсләр бара. Германиянең эчке эшләр министрлыгы илнең бар һава аланнарында шушы яңа технологияне урнаштыру тәкъдиме белән чыкты.
XS
SM
MD
LG