Accessibility links

Кайнар хәбәр

CIА-гa һөҗүм оештырган кеше ике яклы шпион булган


Әфганстанда АКШ үзәк күзләү идарәсе CIАгa интыхар һөҗүме оештырган кешенең АКШ, Үрдүн һәм әл-Каидә өчен эшләгән шпион булуы ачыкланды. Әфганстандагы CIA бинасына булган һөҗүмдә 8 кеше һәлак булган иде.

Һумам Хәлил Мулал Әбу әл Балави бер ел элек Үрдүн күзләү идарәсе тарафыннан кулга алына һәм Үрдүн вә АКШ күзләү идарәсе өчен эшләргә риза була. Һәр ике күзләү идарәсе әл-Балавидән әл-Каидә башлыкларыннан әз-Зәваһирне табуда ярдәм күрсәтүне сорый.

Үрденле доктор Зәваһире турында мәгълүмат булуын белдереп, CIA бинасына килә. Хост шәһәрендәге CIA бинасына кергән Балави, өстендәге бомбаны шартлатып тирә-яктагы 8 кешенең үлеменә сәбәп була. Үлгән 8 кешенең 7се CIA хезмәткәре, тагын берсе Үрдүн күзләү идарәсеннән булган.
XS
SM
MD
LG