Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үткәннәргә салават, яки алда безне ни көтә


2009 ел икътисади яктан авыр ел буларак бәяләнде. Бу өлкәдәге вакыйгалар сәясәтне дә каплап китте шикелле. Алай да узган елда Татарстанда нинди сәяси вакыйгалар мөһимлеге белән күңелләргә кереп калды соң? Һәм 2010 елда ниләр көтәргә? Азатлык сораштырган шәхесләрнең фикерләре төрлечә.

Татарстан Дәүләт Шурасында коммунистлар фиркасен җитәкләүче Хафиз Миргалимов сүзләренчә, алар өчен 2009 елның иң мөһим сәяси вакыйгасы Дәүләт Шурасына сайлаулар булган.

Хафиз Миргалимов
“Без беренче тапкыр 6 кешедән торган команда булдырдык. Бу алты кеше башка фиркадәге 60 кешене алмаштыра алырдай. Алар эшчәнлеге белән фиркабезнең абруе артты. Шулай ук 2009 елның мөһим вакыйгасы - Сталинның тууына 130 ел тулу. Бүген аны ничек кенә тәнкыйтьләсәләр дә, Сталиннан соң Русиядә нинди генә реформа булмасын, берсенең дә әлегә уңай нәтиҗәгә китергәне юк.

2010 елда исә Татарстан коммунистлары өчен иң мөһим вакыйга - муниципаль берәмлекләргә сайлаулар. Һәр төбәктә үзебезнең фракцияләрне уздырырбыз дип ышанам”, ди Сталин залимиятенең җинаятьләрен күрергә-ишетергә дә теләмәгән Миргалимов

Казан дәүләт технология университеты галиме Сергей Сергеев исә, “2009 ел сәясәтен аерым вакыйгалар белән генә бәяләп булмый. Кризис елы озак вакытка сузылган процесслары белән истә калды”, ди.

“Беренчедән, икътисади кризис сәясәткә барыбер нык тәэсир итте. Бу елны кризис үзенең кульминациясенә җитте һәм хәл яхшы якка үзгәрә башлады. Моны Татарстан бюджетына карап та белеп була. Әгәр июньдә зур дефицитлы бюджет кабул ителсә, ел ахырына ул кризиска кадәр булган еллардагы күрсәткечләргә кайтып калды. Шуңа күрә, Дәүләт Шурасының соңгы утырышын мин бик мөһим вакыйга дип саныйм.
Сергей Сергеев

Икенче мөһим вакыйга буларак узган елда ук Татарстанда алдагы 5 елга җитәкче билгеләү мәсьәләсенең хәл ителүен атар идем.

Өченчедән, Ирек Мортазин эше. Бу вакыйга турында сөйләгәндә, "уеннан уймак чакты" дияргә була. Минемчә, Мортазин СИЗОда утырырга тиеш түгел. Әйтерсең лә, безнең башка төрмәгә утыртырлык җинаятьчеләр беткән.

2010 ел авыр булачак. Икътисад министры Сафиуллин икътисадның кинәт кенә үсеп китүен фаразласа да, моңа ышануы бик авыр. Икенче мөһим вакыйга - шәһәр хакимиятләре башлыкларын билгеләү. Башка еллардагы кебек алар халык тарафыннан сайланмаячак”, ди Сергеев.

Сәясәт һәм дин белгече Рафыйк Мөхәммәтшин, узган ел әллә ни сәяси вакыйгалар белән истә калмады, ди. Әмма 2010 елда ул республика президенты һәм мөфтие сайлануын мөһим вакыйгалардан саный.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов исә, 2009 елның Русия өчен иң мөһим вакыйгаларыннан либерал һәм куәт көчләренең үзара көрәшен атый.

Рәшит Әхмәтов
“Либералларны Медведев, куәт көчләрен Путин җитәкли. Ел дәвамында алар арасында көрәш барганы сизелде. Русиянең күпчелек өлеше консерватив. Шуңа күрә елдан-ел ил Сталинның идарә итү системасына кайта. Путин да Сталинга якынрак. Халыкның 20%-ы гына Медведев яклы. Әмма бу - элита һәм алар Русияне үзгәртеп кору яклы. Алдагы елларда ил кайсы юл белән барыр? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Бәлки 2010 елда бу мәсьәлә хәл ителер. Чөнки Русия демократиягә каршы яңа адым ясарга өлгереп килә”, ди Әхмәтов.

Яшь сәясәт белгече Ринат Хәбибуллин сүзләренчә, 2009 ел Миңтимер Шәймиевнең Татарстанда президент булып калачагын, ә Илсур Метшинга әле президент булырга иртә икәнен күрсәткән.

“Президентлыкка Шәймиев, Миңнеханов һәм Мөхәммәтшин тәкъдим ителү, Татарстанда әле дә тәхеттә Шәймиев төркеме икәнлеген аңлата. Бу исемлектә Илсур Метшинның да исеме булыр дип фаразланган иде. Әмма ул анда юк. Димәк, Метшинга президент булырга иртәрәк. Минемчә, 2010 елда шәһәр хакимиятләрен билгеләү мөһим вакыйга булыр. Чөнки Метшин кабат мэр булса, ул шәһәр думасына үз кешеләрен алачак. Димәк, мэрның командасы сәяси көч җыячак. Әмма Метшинга иң зур сынау – Универсиада. Бу чараны яхшы уздырса, 2014 елларга ул президент тәхетенә дә өметләнергә мөмкин”, ди Хәбибуллин.

Ринат Хәбибуллин
Әмма шунысын да әйтергә кирәк, президентлыкка сыналган һәркем әле президент була алмый. Моңа охшаш күренешләр Казанның меңъеллыгы вакытында да күзәтелгән иде. Ул вакытта күп кенә сәясәт белгечләре Камил Исхаков меңъеллыкны яхшы уздырса, республикага президент булып билгеләнә алачак дип фаразлады. Әмма бәйрәм чаралары шәп узса да, Исхаков республика башлыгы итеп билгеләнмәде.
XS
SM
MD
LG