Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда чиркәүгә булган һөҗүмдә 6 кеше һәлак булды


Мисырның көньягындагы Наг Һаммади районында Кыпти чиркәвеннән чыккан кешеләргә ут атылу сәбәпле, 6 кеше үлде. Илнең 10% тәшкил иткән кыптиләр, ягъни християн мисырлар төнлә Раштуаны бәйрәме чараларында катнашкан булган. Келәүдән чыккан халыкка таба машинадагы кеше ут ача.

Ноябрь аенда шул ук районда бер християн кешесенең мөселман кызын көчләве, районда зур каршылык куптарган иде.

5 көн буе дәвам иткән каршылык вакытында християннарның кибетләре яндырылган иде.

Чиркәү башлыгы соңгы көннәрдә янаулар булуын һәм шул сәбәпле, төнге келәүнең иртәрәк бетүен әйтте.
XS
SM
MD
LG