Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыш бабай Кырлайдагы резиденциясен яба


Ике атна эчендә Кыш бабайның Кырлайдагы резиденциясенә 500-дән артык кеше килгән. Әмма оештыручылар көтелгән табыш алынмады, ди.

Башка еллардан аерылмалы буларак, быел Татарстанда туризм белән шөгыльләнүчеләр Татарстанга Яңа ел бәйрәменә килүчеләргә татар авылының бар матурлыгын күрсәтү өчен, Казан артындагы Кырлай авылында Кыш бабай резиденциясен булдырды. Шуңа да урысларның Великий Устюгтагы Кыш бабае янына барырга акчасы җитмәгәннәр, 750 сумга әкият дөньясына Кырлайда чума алды.

Әлеге күңел ачу проекты яңа ел алдыннан 26 декабрьдә эшли башлады. 8 гыйнварда могҗизалы сәяхәтнең соңгы көне иде. Проект җитәкчесе Юлия Таланова сүзләренчә, ике атна эчендә барган бу тамаша кунакларны таң калдырган.

“Төп максатыбыз, Татарстаннан әллә кая еракка китмичә дә ял итеп, күңел ачып булганлыгын исбатлау иде. Татар халкының бай тарихы, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты бар. Шуңа нигезләнеп без Яңа Кырлай авылында урнашкан Тукай музеенда Кыш бабай йортын булдырдык. Сәяхәт бер көнлек иде. Казаннан автобуслар белән Кырлай урманнарына барып төшкән кунакларны, әкият геройлары төрле сынаулар аша, Кыш бабай йортына алып керде. Анда төрле күңел ачу программалары үткәрелде”, ди Таланова.

Аның фикеренчә, беренче коймак төерле була дигәндәй, проектның быел тәүге тапкыр үткәрелүен исәпкә алганда, карарга ашкынып торучы әллә ни күп булмаган. Шулай да, могҗизалы көннәр шәптән узды ди, Таланова.

“Ике атна эчендә Кырлайга 500гә якын кеше килде. Бу сан аз булмаса да, артык табыш алырлык күп тә түгел. Безнең иң зур ялгыш рекламның аз булуы иде. Газеталар, радио, телевидениегә биргән рекламга 180 мең сум акча тотсак та, көтелгән нәтиҗә булмады. Кайбер мәгълүмат чаралары билетларны кайдан алып була икәнлеген әйтмәде. Әмма без булган керемнәрдән дә канәгать. Иң мөһиме - халыкның күңелен күрү.

Икенче елга без һичшиксез Кырлайга сәяхәтләрне дәвам итәчәкбез. Быел күп кенә хаталар күренде. Икенче елга бу эшкә җитдиерәк карарга уйлыйбыз. Зур иганәче таптык. Әлеге сәфәрләрнең тантаналы ачылышы булачак. Безнең төп максат - туристик үзәк буларак Казанны гына түгел, ә Татарстан районнарын да таныту”, ди Таланова.

Туристик ширкәт башлыгы буларак Юлия Таланова республикадагы бар туризм халәтенә дә бәя бирде. Аның сүзләренчә, Казан Русиянең өченче башкаласы булып, үзендә Универсиада үткәрү хокукын яулагач, башкалага килүче туристларның саны 2009 елда 35-40%-ка арткан.

Әмма иң зур проблема шунда - Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр бары тик үзләре торган җирдәге тарихи урыннарны гына белә, башкалары белән таныш түгел. Халыкның да күп өлеше туризмнан акча эшләп булуын аңламый. Казанда моңа бераз төшенә башладылар. Әмма республика районнарында андыйлар аз.
XS
SM
MD
LG