Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кесә телефоны Альцһаймер чиреннән ярдәм итә аламы?


АКШта басылып чыккан бер фәнни тикшеренүдә кесә телефоннарын куллану Альцһаймер чиреннән интеккән кешеләргә ярдәм итәргә мөмкин дигән сенсациягә тиң нәтиҗә ясалган. Европа галимнәре бу хәбәргә әлегә саклык белән карарга киңәш итә.

“Альцһаймер авыруы журналы” (Journal of Alzheimer's Disease) шушы атнада кесә телефоннарын озак вакыт куллану Альцһаймер чире белән авырган кешеләрдә хәтер юылуын туктатуда ярдәм итәргә мөмкин, дигән мәкалә бастырды.

Лаборатория тычканнарында үткәрелгән сынауларда Альцһаймер чире нәтиҗәсендә юылган хәтерне кесә телефоннарында кулланылган электромагнит дулкыннар ярдәмендә хәтта кире кайтарып булу ихтималы ачыкланган.

Тикшерү төркеменә Япония, Кытай университетлары, шулай ук, АКШтагы Көньяк Флорида университетыннан нейрологлар, электр инженерлары керә.

Төркем башлыгы Гари Арендаш сүзләренчә, бу нәтиҗәләр алар өчен дә көтелмәгән булган, бу ачыш Альцһаймер чирен дәвалауда кансыз, дарусыз яңа ысулларга китерергә мөмкин.

Арендаш сүзләренчә, ул кесә телефоннары баш миенә тискәре йогынты ясар дип көткән. Лабораториядә үткәрелгән сынаулар исә, киресенчә, электромагнит дулкыннарның тычканнарга уңай йогынты ясавын күрсәткән.

Арендаш сүзләренчә, бу нәтиҗә яңа тикшеренүләргә юл ача. Хәзер алар экспериментны бераз үзгәртеп, нәтиҗәләрне тизәйтү юлларын һәм аларны кешеләрдә сынау мөмкинлеген тикшерәчәк.

Нәтиҗәле чара юк

Дистә еллар тикшеренүләргә карамастан, әлегә Альцһаймер чиренә каршы нәтиҗәле чара табылмаган. Тычканнар өчен нәтиҗәле дип саналган чараларның моңарчы кешеләргә әллә ни файдасы булмады.

Европа белгечләре бу яңа нәтиҗәләрне бик кызыклы дип санаса да, әлегә аларга саклык белән карарга киңәш итә.

Британиянең Альцһаймер авыруларын тикшерү үзәге башлыгы Ребекка Вуд Азатлыкка: “Хәзер бик күп кеше кесә телефонын куллана, әгәр бу ачыш дөрес булып чыкса, кешеләр үз-үзләрен дәвалап йөриячәк дигән сүз. Шулай да, әлегә мин Альцһаймер чире белән авырган кешеләргә телефоннан күбрәк сөйләшә башларга киңәш итмәс идем” диде.

Башка белгечләр дә, электромагнит дулкыннарның кешеләргә уңай нәтиҗәсен раслау өчен әле өстәмә тикшеренүләр кирәк, дип саный.

Германиянең Һанновер шәһәрендә Ветеринар медицина университетының фармакология һәм токсикология бүлеге башлыгы Вольфганг Лошер электромагнит нурланышның лаборатория тычканнарына йогынтысын инде ике дистә ел өйрәнә.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Лошер, кесә телефоннарының уңай йогынтысы турында мәкаләне укыгач, шундук елмаеп куйдым, чөнки бу тикшеренүләр еш кына телефон сәнәгатенең басымы астында ясала, дип сөйләде:

“Егерме ел чамасы элек, кесә телефоннарын еш куллану баш миендә яман шешкә китерә ала, дигән язмалар чыккан иде. Бу язмалардан соң телефон сәнәгате телефоннарның уңай йогынтыларын эзләү эшенә кереште.”

“Альцһаймер авыруы” журналында басылган тикшеренү Флориданың Альцһаймер авыруларын тикшеренү үзәге ярдәме белән башкарыла. Дәүләт кимәлендәге бу проектка финанс ярдәмне Флорида университеты каршындагы Альцһаймер институты һәм Картлыкны тикшеренү институты күрсәтә.

Эре телефон ширкәтләренең бу тикшеренүгә нинди дә булса катышы бармы – әлегә билгесез. Өстәмә мәгълүматлар ачыкланса, әлеге тикшерү нәтиҗәләренә мөнәсәбәт үзгәрергә дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG