Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда журналистлар һәм хокук яклаучылар кулга алынган


Ереванда парламентның өстәмә сайлавында хәрәмләшүләргә комачауларга тырышкан журналистлар һәм хокук яклаучылар кыйналган. Бу хакта “Әрмән милли конгрессы” оппозиция хәрәкәте вәкиле Арман Мусинян белдерде.

Аның әйтүенчә, алар арасында “Азатлык” радиосының әрмән редакциясе хәбәрчесе Ануш Мартиросян да бар.

Депутат вазыйфасы өчен бәрелешләр оештыруда гаепләнеп кулга алынган "Айкакан Жаманак" оппозиция газетасы баш мөхәррире Никол Пашинян, “Милли берләшү” партиясе вәкиле Ара Симонян һәм Әрмәнстанның марксист фиркасе башлыгы Давид Акопян көрәшә.
XS
SM
MD
LG