Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Беларус нефть мәсьәләсендә кабат уртак фикергә килә алмады


2010 елны Беларуска Русия нефтен кудыру турындагы Мәскәүдә узган сөйләшү кабат нәтиҗәсез төгәлләнде.

Русия вице-премьеры Игорь Сечин чакыруы белән 9 гыйнвар көнне Мәскәүдә Беларус вице-премьеры Владимир Семашко җитәкчелегендәге вәкиллек булды.

Беларус хөкүмәте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Беларус ягы үз дәлилләрен икеяклы мөнәсәбәтләр хокук базасы нигезендә, белгечләр белән расланган саннар ярдәмендә китергән.

Әмма Русия тарафыннан сөйләшүне алып баручылар моны игътибарга алмады, дип белдерә Беларус хөкүмәте.

Шул ук вакытта билгесез булып калырга теләгән нефть өлкәсендәге бер Русия белгече РИА-новостига белдерүенчә, әгәр Беларус ягы сөйләшүләрне сузса, тәкъдим ителгән ташламалардан да колак кагарга мөмкин.

Мәскәү эчке куллану өчен Беларуска салымсыз 6,3 миллион тонна нефть бирергә тәкъдим итә. Әмма Мински Беларус, Русия һәм Казакъстан таможня берлеге нигезендә, барлык нефть салымсыз килергә тиеш дип белдерә.

Чираттагы сөйләшүләр нәтиҗәсез төгәлләнгәч, Беларус рәсми мәгълүмат чаралары республика нефтехимиясе җайланмаларын канунсыз тартып алырга омтылуда гаепләп, Русия юнәлешен кискен тәнкыйтьләп чыкты.
XS
SM
MD
LG