Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән президенты көч кулланудан баш тарткан әл-Каидә сугышчылары белән сөйләшүләргә әзер


Йәмән президенты Әли Габдулла Салех әл-Каидә көч һәм корал кулланудан баш тарткан очракта, оешманың әгъзалары белән сөйләшүләргә әзер булуын әйтте. Шул ук вакытта ул солых башлангычларын кире каккан сугышчыларга карата илнең куркынычсызлык көчләре көрәшне арттырачагын белдерде.

Якшәмбе көнне Йәмән көньягындагы Шабва вилаяте губернаторы белдерүенчә, соңгы вакытта экстремистларга кушылу өчен Йәмәнгә Әфганстаннан берничә дистә сугышчы килгән.

25 декабрьдәге американ очкычын шартлату омтылышыннан соң, халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Йәмәндәге әл-Каидә эшчәнлегенә игътибар артты.
XS
SM
MD
LG