Accessibility links

Кайнар хәбәр

Того футбол җыелма такымы Африка кубогы уеннарында катнашмаячак


Җомга көнне Анголада һөҗүмгә дучар булган Того футбол җыелма такымы бүген әлеге илдән китә һәм Африка кубогы уеннарында катнашмаячак. Бу хакта мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Элегрәк футболчылар һөҗүмдә үлгәннәр истәлегенә уеннарда катнашырга әзер дип белдергәннәр иде.

Әмма якшәмбе көнне премьер-министр Того Жильбер уенчыларга ватаннарына кайтырга таләп иткән. Ул Африка футбол конфедерациясен һәм Ангола хакимиятен уенчыларның иминлеген тәэмин итмәүдә гаепләгән.

Футболчылар автобусына сепаратистлар тарафыннан Анголаның Кабинда вилаятендә ут ачылган иде. 3 кеше үлде, 8-е төрле җәрәхәтләр алды.
XS
SM
MD
LG