Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәт турында сөйләмәү яхшырак


Татарстанда төзелеш белән шөгыльләнүче хосусый ширкәт хуҗалары чаң кага. Алар фикеренчә, икътисади кризис республикада ришвәтчелек артуга сәбәп булып тора.

Чөнки төзелешкә нинди дә булса заказ алу өчен еш кына ришвәт бирергә туры килә ди, Казанның бер төзелеш ширкәтендә эшләүче Илдар Вафин.

“Бүген бөтен акчалар дәүләт заказында әйләнә. Икътисад тулысынча диярлек бюджет акчалары белән гарантияләнгән проектларга таяна. Безнең ширкәт төзелеш материаллары сата. Әмма бу тармакта бүген эшләве бик авыр. Чөнки төзелеш алып баручы һәр ширкәт диярлек, үзенә дус ширкәтләр белән эшли. Шуңа күрә эшең барсын дисәң, я заказ бирүче, я кайбер идарәләргә ришвәт бирергә, я булмаса башка юллар табып сөйләшергә туры килә. Ничек кенә булмасын, барысын да акча хәл итә.

Сер түгел, Татарстанда да күп нәрсә коррупциягә бәйләнгән. Кем күбрәк акча һәм яхшырак шартлар тәкъдим итә, шуның белән эшлиләр. Хәтта дәүләт тәкъдим иткән эшмәкәрләргә ярдәм итү проектлары да, күз буяу гына. Чынлыкта исә, бөтенесе ришвәтчелеккә кайтып кала”, ди Вафин.

Үзенең теләге белән әлеге кешенең исеме һәм тавышы үзгәртелде. Чөнки, аның сүзләренчә, аңа үзенең эш урыны кадерле.

Вафин фикеренчә, төзелеш тармагының мондый халәттә булуы, ришвәтчелекне арттыру белән беррәттән, эшсезләр санын да күбәйтә. Чөнки кризиста хосусый ширкәтләренең 30-40%ы ябылып, үз хезмәткәрләрен эшсез итте.

Чирен яшергән үлгән

Чын икътисад базарында катнашучылар ришвәтчелекнең артуын күзәтсә дә, Икътисад министры Марат Сафиуллин киресен исбатлый. Ул җитәкләгән Татарстан фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшерүләр үзәге, шушы көннәрдә, 2009 елга коррупциянең халәте турында чираттагы хисабын ясады. Аны бу үзәк халыкны сораштыруга нигезләнеп башкарган.
Марат Сафиуллин

Узган еллар белән чагыштырганда ришвәт алуны иҗтимагый мөһим мәсьәлә буларак кабул итүче һәм аның күләме артуын әйтүчеләр санын бермә-бер кимегән. Сораштырылган кешеләрнең 78%ы беркайчан да ришвәт алмаган һәм бирмәгән. Калганнарының 34%ы исә, ришвәт соралган очракта да бирмәгән.

Сораштырудан күренгәнчә, узган ел бер мең сумга кадәр булган ришвәт алу очраклары ике тапкырга кимегән, ә 50 мең сумнан артык ришвәт түләүчеләр саны икеләтә арткан.

Тикшерү үзәге әлеге сораштыруны гади кешеләр белән беррәттән 250 эшмәкәр арасында да үткәрә. Әмма аларның да 43%ы дәүләт һәм муниципаль идарәләр белә эшләгәндә ришвәт бирү проблемалары чыкмавын әйтә. Бизнесменнарның 35%ы исә, бөтенләй ришвәтнең нәрсә икәнен белмәмешкә салыша. Кайбер белгечләр фикеренчә, ришвәт бирү, яисә алу турында сөйләсәң, ширкәтеңне эшле иткән дәүләт заказыңны югалтуыңны көт тә тор.
XS
SM
MD
LG