Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия матбугаты көнендә татар бәйрәм итәме?


Татарстан районнарында газета-журнал укучылар, соңгы елда җирле матбугатка язылу бәясенең икеләтә артуына зарлана. Район матбугаты башлыклары исә, үзләренең “Татмедия” сыбызгысына биюләрен әйтә.

“Азатлык”ка бабай шалтыратты

Русия матбугат көнен бәйрәм иткәндә, күп кенә редакцияләрнең телефоннары котлау шалтыратуларыннан бушамаса, Питрәч районының Көлкәмәр авылында яшәүче Иван Далматов киресенчә, “Азатлык” радиосына шалтыратып үзенең моң-зарларын сөйләде.

Аның сүзләренчә, бәйрәм көнне дә бәйрәм рухы юк. Чөнки Татарстан районнарында чыга торган газета-журналларга язылу бәясе икеләтә арткан.

“Элек районда чыккан “Алга” газетасына язылу бәясе 98 сум иде, хәзер 200дән арттык. Төгәл санын белмим дә, чөнки бәя арткач халыкта кызыксыну кимеде. Билгеле, газетаны чыгаручылар бәя күтәреп файда алмакчы булалар. Әмма халык моннан зыян күрә. Татар китаплары да 400-500 сум тора. Татар телендә күбрәк сөйләшергә, аны үстерергә кирәк дисәк тә, китапларның болай кыйбат булуы шулай ук татар теленең үсешен тоткарлый”, ди Далматов.

132 сумнан 222 сумга сикерү

“Алга” газеты баш мөхәррире Николай Александров сүзләренчә, “Татмедиа” агентлыгы карамагына күчкәч район газеталары зур үзгәрешләр кичергән. Үзгәреш басманың бәясенә дә кагылган.

“Газетаның язылу бәясен арттырдылар. Моңа кадәр 132 сум иде, хәзер 222 сум иттеләр. Язылучылар арасында бераз зарланучылар булды. Әмма бу басманың тиражына тәэсир итмәде. Элек 3000 данә тирәсе иде, хәзер дә шуның кадәр. Бәя арткач район газетасына “Татмедия” атна саен җибәреп торган кушымта өстәлә. Аның өчен укучылар бер тиен дә түләми. Бәя арттыруның сәбәбен мин шуңа бәйлим. Башка сәбәпләрен әйтә алмыйм. Чөнки аны “Татмедия”дәге җитәкчелек хәл итә. Без бит аерым юридик зат түгел, ә агентство филиалы гына. Шуңа күрә, бөтен нәрсәне дә алар белән хәл итеп эшлибез. Без хөкүмәт заказын башкарабыз, ул безгә шуның өчен акча түли”, ди Николай Александров.

Акция уздырып тираж җыю

Мамадыш районының “Нократ” газетасы баш мөхәррире Алена Смирнова газеталарга язылу бәяләренең артуын узган этап ди. Аның сүзләренчә, алдагы ярты еллыкка алар элекке тиражны җыя алган. “Әмма “Татмедия” белән кушылгач, кайбер проблемалар булган иде”, ди ул.
Алена Смирнова

“Татмедия” белән кушылгач, алар бөтен районнарда да газеталарны бер калыпка салырга, билгеле бер рәвештә чыгарырга теләгән иде. Без моңа каршы булдык. Хәзер бераз ирек бирә башладылар.

Газетага язылу бәясенә килгәндә, бер ел элек ул 50 сумга арткан иде. Әмма халык моңа ризасызлык белдергәч, “Татмедия” җитәкчелеге районда газетага язылуга ташламалар ясап акция үткәреп кенә тираж җыя алды. Хәзер дә укучылар безгә шалтыратып мондый акцияләр булмас микән ди. Әмма без аларга моның түбән булмаслыгын аңлатып киләбез”, ди Смирнова.

Бәя күтәрелүгә җавап юк


“Татмедия”дә ни өчен район газеталарына язылу бәясе артканлыгына җавап бирергә теләмиләр. Берничә бүлек, телефон аша берсеннән берсенә күчереп уйнашкач, берсендә ниһаят “кыскалыкта осталык” мәкален истә тотып җавап бирделәр.

“Узган ел ул узган ел. Быел язылу бәяләре кыйбатланмады. Гомумән бу тармакта сорауларыгыз булса җитәкчелеккә шалтыратыгыз”, диде “Татмедия” агетлыгының бер хезмәткәре.

Пикет оештыручы да экстремист
Илфат Фәйзрахманов

Матбугат бәйрәме көнне “Безнең гәҗит” хуҗасы Илфат Фәйзрахмановның да киләчәккә күңеле төшенкерәк.

“Милли матбугатның хәлләре мөшкел. Почта, типография бәяләре үсте, әмма язылу бәясен арттырып булмый. 2009 ел матбугатта сүз иреге мәсьәләсендә артка чигенеш ясаган ел буларак тарихка кереп калыр мөгаен. Нинди генә кануннар кабул итмәделәр. Хәзер пикет оештырсаң да сине экстремист дип кулга алырга мөмкиннәр”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Кайбер журналистлар әйтүенчә, Русия матбугат көне бөтенләй дә республикадагы милли матбугатка кагылмый. Чөнки бу тармакта чишелмәгән проблемалар муеннан булганда, бәйрәм итеп йөрү килешми.
XS
SM
MD
LG