Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Һаитигә ашыгыч ярдәм күрсәтергә чакыра


БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун дөнья җәмәгатьчелеген Һаитигә мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә чакырды.

АКШ, Франция һәм Венесуэла һуманитар ярдәм күрсәтергә әзер булуы турында белдерде.

Җир тетрәү аркасында төгәл ничә кешенең үлүе билгеле түгел. "Кызыл Хач" оешмасы меңнәрчә кеше үлгән, дип белдерә. Зыян күрүчеләр саны 3 миллионнан артырга мөмкин.

Кайбер мәгълүматларга караганда, тетрәү 7 дәрәҗә күәтендә булган.
XS
SM
MD
LG