Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер халкының да Раштуа каникуллары тәмамланды


Моңа мәгънәсе бик үк аңлашылып бетмәгән сәер Иске яңа ел көне нокта куя инде, гадәттә.Бәйрәмнәрнең күплеге халыкны иза чиктерә! Зарары да - төрле яклап.

“Симбирский курьер” газеты белән ризалашырга да туры килә: “Халыкны шулкадәр бәйрәмнәр белән җәберләү өчен, аны ни дәрәҗәдә күрә алмау, яратмау кирәк!”

Чынлап та, газет хаклы кебек. Салкын көннәрдә халык, нигездә, өйдә утыра. Төп гамәл – бәйрәм итү, ягъни шул ук эчү. Аңын югалтканчы, “Ашыгыч ярдәм” чакырырлык хәлгә төшкәнче.

Тик фаҗигалар турында мәгълүматлар халыкка җиткерелми. Бөтен ил буенча да моңа кагылышлы статистик мәгълүматлар юк. Шулай да нәтиҗә ясаулар - күтәренке рухта: “Бу юлы фаҗигаләр саны ил буенча гадәттәгедән кимрәк булды!”, кебегрәк.

Янгыннар аркасында 100гә якын кешенең вафат булуы турында хәбәрләр ишетелсә дә. Шулай ук икътисади югалтулар да сизелерлек: белгечләр фикеренчә, 700 миллиард рубль чамасы, ди. Монда, эшләмәгән завод, фирма, кантурларны җылыту чыгымнары, ясалмаган товар, җыелмаган салым…

Шул ук “Симбирский крьер” газеты ел саен кышкы каникулны май аена күчерү тәкъдиме белән чыга килә. Төп нигезләмәсе – халык үз бакчасында эшләр иде, димәк, эчкечелек тә кимер иде.

Өлкә башлыгы Сергей Морозов Яңа елдагы эшчәнлеген байтак түрәләрне эшләреннән алу турындагы янавыннан башлады. Өлкә хөкүмәтенең эш планы буенча, гыйнварның 3нче декадасында кризис тәмамлана. Чөнки “Кризистан соң үсеш программасы” эшли башлаячак. Әлегә Сергей Иванович кадрлар мәсьәләсе буенча үз карарын бәян итте: узган елда башкарма хакимияттә түрәләр саны 113кә кимегән, ә бу 184 миллион рубль бюджет акчасын саклап кала ала. Шундый ук чаралар җирле үзидарә җитәкчелегенә карата да кулланылачак икән.

Алдагы елның төп бурычларыннан берсе – төбәкнең сәяси үсеше һәм ватандашлар җәмгыяте төзү буенча гамәлләр. Губернаторның: “Минем кәефем яхшы һәм тәвәккәл. Димәк, күпләрне урыннарыннан алырбыз һәм алар урынына намуслы һәм эштә сәләтлерәкләрне тупларбыз”, дигән сүзләре, бәлки, түрәләрнең эшчәнлеген дә җанландырып җибәрер, дип белдерәләр сәяси күзәтүчеләр.

Бу җәһәттән, кытайларның бер каргышы искә төшә: “Кабахәт, сиңа үзгәрешләр чорында яшәргә туры килсен иде!” Бүгенге буынны кем каргагандыр инде – әлегә үзгәрешләрдән баш чыкканы юк. Менә тагын берсе: уку елы ахырында – апрель айларында мәктәпләргә “Дини мәдәниятләр” дигән фән кертеләчәк. Ул 3 төрдә була ала: Берәр диннең тарихы һәм мәдәнияте; Дөньякүләм дини культуралар нигезләре; Дөньяви этика нигезләре.

Өлкә үзәгенең Мәгариф департаменты директоры Евгения Моргун әйтүенчә, ата-аналар теләген исәпкә алып, шәһәрнең 168 мәктәбендә – праваслау, 83ендә – Ислам, 95ендә – дөнья диннәре, 62сендә дөньяви этика дәресләре кертеләчәк. Экспериментта 4-5 сыйныф укучылары катнашачак. Укытучылар махсус курслар тәмамлаган булырга тиеш.

Менә шушы соңгы таләп аеруча гыйбрәтле дә инде. Җепшеклек елларыннан башлап, Ульян педагогия университетында байтак еллар буе “Культурология” белгечләре әзерләү факультеты эшләп килде. Евгения Моргун әйтүенчә, яңа дәресләргә шул факультетны тәмамлаган белгечләр җәлеп ителәчәк. Алардан тыш, әдәбият, тарих, сәнгать, мәдәният белгечләре дә. Алар бүген үк Укытучыларның белемен камилләштерү институтында һәм епархиядә укыйлар икән инде.

Милли хәрәкәт активистлары фикеренчә, әлеге үзгәрешләр татар балаларын урысча укытуга күчергән 1959 елгы эксперментның икенче сериясе. Урыстелле татар баласын үз диненнән биздерү генә калды инде.
Ирексездән, мәшһүр шагыйребез Хәсән Туфанның дүртьюллыгы искә төшә:

"Безнең хәзер һәр халык белән
Тел дә бер үк, мәдәният тә.
Бәс, ашлар да, күзләр-кашлар да
Бер булырга тиеш, әлбәттә".

Тик шунысы да бар бит: әлегә Русия халкы Хак Тәгалә биргән нефть һәм газ хисабына яши. Аларның ди чиге бардыр – суырып алып бетерелсә, кем ашатыр соң теленнән, гореф-гадәтеннән генә түгел - эштән дә биздерелгән халыкны?
XS
SM
MD
LG