Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия консулы визаларны бетерүдән зур үзгәрешләр көтми


Төркиянең Татарстандагы консулы Әхмәт Тута әлегә Русия һәм Төркия арасында визаларны бетереләчәге турында рәсми документларны алмавы турында белдерде. Ике ил арасында визаларның бетерү юнәлешендә эшнең башлануы турында Мәскәүдә Төркия премьер-министры Рәджәп Таеп Эрдоган белдергән иде. Ул яңа тәртип Русия президентының Төркиягә рәсми сәфәре вакытына туры китерелеп, язын кабул ителергә мөмкин, диде.

Төркиянең Татарстандагы консуллыгы эшенә бу яңалык тәэсир итмәскә тиеш, диде Әхмәт Тута.

Мәгълүмат чараларында туристлар өчен визаны бетерү турында сүз бара, диде Төркиянең Татарстандагы консулы. Хәзер Русиядән килүчеләр визаны һава аланында ала. Төркиягә эшкә баручы Русия ватандашлары өчен визалар сакланырга мөмкин, диде ул. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG